САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлыларның пенсияләре 11,4% ка артачак

2015 елның 1 февраленнән 1013 мең татарстанлының пенсиясе 2014 елда куллану бәяләренең артуы күләменә, ягъни 11,4% ка индексацияләнә. Иминият пенсияләре белән бер үк вакытта пенсиянең элекке база өлеше күчермәсе, ягъни аерым бер түләүләр дә арта. Алдан хисаплаулар буенча индексация нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында картлык буенча иминият пенсиясе уртача 12300 сумга җитәчәк....

2015 елның 1 февраленнән 1013 мең татарстанлының пенсиясе 2014 елда куллану бәяләренең артуы күләменә, ягъни 11,4% ка индексацияләнә. Иминият пенсияләре белән бер үк вакытта пенсиянең элекке база өлеше күчермәсе, ягъни аерым бер түләүләр дә арта.

Алдан хисаплаулар буенча индексация нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында картлык буенча иминият пенсиясе уртача 12300 сумга җитәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елда иминият пенсияләрен индексацияләү пенсия баллының бәясен индексацияләү нигезендә башкарыла. 2015 елның 1 февраленнән аның бәясе 64 сум 10 тиеннән 71 сум 41 тиенгә әйләнә.

Социаль пенсияләргә индексация Россия Федерациясендә пенсионерның узган елдагы яшәү минимумын исәпкә алып, 2015 елның 1 апреленнән булачак.

Август аенда һәр елдагыча эшләүче пенсионерларның пенсиясенә яңадан исәпләү уздырыла.

"Иң түбән пенсия күләме элеккечә, пенсионер яшәгән регионның яшәү минимумыннан ким була алмый. Татарстан Республикасында аның күләме 6310 сум тәшкил итә. Пенсионерның кереме яшәү минимумыннан ким булган очракта аңа өстәмә түләү билгеләнә", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Марсель Имамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев