Сарманлыларны пенсия фондына чакыралар
2015 елның 1 январендә үз көченә керәчәк «Иминият пенсияләре» турындагы Федераль законны тормышка ашыру максатыннан, район пенсия фонды идарәсе белгечләре гражданнарның пенсия хокукларын исәпкә алу буенча эш алып бара. Бу киләчәктә хезмәт чорлары турында документлар җыймыйча һәм кешене идарәгә чакыртмыйча гына пенсия билгеләү өчен эшләнә. Эш яшендәге гражданнарның пенсия фондыннан...
2015 елның 1 январендә үз көченә керәчәк «Иминият пенсияләре» турындагы Федераль законны тормышка ашыру максатыннан, район пенсия фонды идарәсе белгечләре гражданнарның пенсия хокукларын исәпкә алу буенча эш алып бара. Бу киләчәктә хезмәт чорлары турында документлар җыймыйча һәм кешене идарәгә чакыртмыйча гына пенсия билгеләү өчен эшләнә.
Эш яшендәге гражданнарның пенсия фондыннан чакыру хаты алганнан соң, хезмәт кенәгәсе, хәрби хезмәт билеты, иминиятләү таныклыгы, паспорт белән тиз арада пенсия фонды идарәсенә килеп җитүләре сорала.
Белешмәләр өчен телефоннар: 2-43-08-, 2-47-85, 2-50-52, 2-56-34.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев