Сарманлыларны оптимистлар булырга өндиләр
Газета-журналлар укырга бер гадәтләнгәч, аннан бизеп булмый. Эшеңдә дә шул гәҗит, өйдә дә алып утырасың, туймыйсыңмыни, дип тә әйткәлиләр өйдәгеләр. Үзәк газеталардан сәясәтчеләр, табиблар, күренекле актерлар белән әңгәмәләр укырга яратам, журналлардан үзебезнең газета укучылар өчен кызыклы, файдалы мәгълүматлар эзләштерәм мин. Менә «Аргументы и факты» газетасының быелның 3нче санында журналист, «Момент...
Газета-журналлар укырга бер гадәтләнгәч, аннан бизеп булмый. Эшеңдә дә шул гәҗит, өйдә дә алып утырасың, туймыйсыңмыни, дип тә әйткәлиләр өйдәгеләр. Үзәк газеталардан сәясәтчеләр, табиблар, күренекле актерлар белән әңгәмәләр укырга яратам, журналлардан үзебезнең газета укучылар өчен кызыклы, файдалы мәгълүматлар эзләштерәм мин.
Менә «Аргументы и факты» газетасының быелның 3нче санында журналист, «Момент истины» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Андрей Караулов белән әңгәмә кызыклы тоелды. Алай гына да түгел, табигатем белән болай да оптимист булган кешене язма тагын да «канатландырып» җибәрде. Билгеле, анда кәрәзле телефонның да, Интернетның да әле совет заманында ук безнең «оборонщиклар» тарафыннан уйлап табылган булуы, әмма реформаторларның хәрби заводны һәм конструкторлык бюросын бетереп атулары турында әйтелгән, их, диярлек урыннар да бар. Әгәр шул чакта безнекеләр патент алган булса, хәзер аннан кергән акчалар, нефть һәм газ кебек үк, илне туйдырыр иде, ди ул. Ә мобиль телефоннарның «ватаны» булып Америка һәм Англия саналмас иде. Андый үкенечле хәлләр һәр ил язмышында бардыр инде ул.
Әңгәмә алып баручының «барлык дөнья белән диярлек талашып беттек, сугыш чыкмасмы соң?» дигән соравына җавабы оптимизмны арттырды гына. «Безгә, балаларыбызга һәм оныкларыбызга да иминлек тулысынча тәэмин ителгән, - ди ул. - Өченче бөтендөнья сугышын башлый алырдай ил - Америка гына. Ә Америка үзенә ул кабул итә алмаслык зыян китерә алырдай илгә каршы беркайчан да сугыш башламаячак. Россия исә - шундый ил». Ул моны яңа хәрби уйлап табулар, ил күген саклаучы очучысыз «Ил-80»нәр һәм башкалар белән аңлата, безнең атом-төш коралы белән кораллануда Америкадан 15-20 ел алда баруны әйтә. Яңа рентген аппаратлары да, су чистарту системалары да, монорельслар һәм башкалар, башкалар да хәрби заводларда уйлап табылган. Хәрби тармакка акчалар түгәләр, дип уфтануыбыз урынсыз булып чыга түгелме? Бу сәнәгать әллә күпме өлкәләрне үз артыннан тарта икән бит.
Белмим, бәлки, мин оптимист табигатьле булганга, шулай кабул иткәнмендер язманы. Сүз дә юк, көндәлек тормышта әллә никадәр каршылыклар, күңелне төшерердәй хәлләргә очрыйбыз. Әле менә әнкәйгә кирәкле даруга ташламалы рецептны, больница юлын җиде көн таптагач кына, яздырып ала алдык, үзебез чир-ләштереп, даруларга «дөнья» акчалар чыкты, 600 грамм авырлыкта булырга тиешле ипинең 400 граммнан әз генә авыр- рак килүен белдем, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү төрләре арасында (елга бер тапкыр түлибез) өй эчендәге газ торбасына хезмәт күрсәтүнең нидән гыйбәрәт булуын аңламый аһ иттем (ул ике ел элек кенә барлыкка килде)… Әмма болар, кем әйтмешли, баш исән булганда, пүчтәк кенә. Бар булганына куанып, бәрәкәтен бирсен дип теләп, туганнар, дуслар белән йөрешеп, балалар тәүфыйклылыгын теләп, шул тормышыбыздан матурлык табып яшәп ятыш.
Сез дә оптимист булыгыз әле, хөрмәтле газета укучыларбыз! Оптимистлар кайчак мәңге дә чынга ашмас кебек тоелган нәрсәләр турында хыялланалар, һәм бервакыт ул тормышка ашып куя, ә пессимистлар үзләре үк күңелсез күренешләрне "программалаштыралар", диләр белгечләр. Оптимистлар әйләнә-тирәдәге күренешләрнең дә яхшы якларын гына күрәләр. Алар үзләрен үпкәләтүчеләрне дә тиз гафу итәләр, ә эчкә ачу җыеп йөрү кешене чирләтә генә. Көлүнең файдасы исбатланган инде, ә оптимистлар күбрәк көләләр. Кызыклы тапшырулар карагыз, анекдотлар укыгыз, һәрвакыт шат дусларыгыз белән ешрак очрашыгыз.
Сүз уңаеннан
Әйләнә-тирәдоптимистларча караш тудырырдай күренешләр, хәлләр бихисап бит ул. Фотодагы терминал район үзәгендәге кибетләрнең берсендә тора. Кем ничек карагандыр андагы бу язуга, миндә ул елмаю тудырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев