Хөрмәтле дуслар! Ноябрь яллары турында хәбәр иткәндә, ялгышлык җибәргәнбез. Яңа закон буенча, республика бәйрәме шимбә яки якшәмбегә туры килсә, ул башка көнгә күчерелми. Шулай итеп, ноябрьдә без өч көн ял итәчәкбез: 4 се - Халыклар бердәмлеге көне (җомга), 5 се,6 сы - ял көннәре. 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе...
Хөрмәтле дуслар! Ноябрь яллары турында хәбәр иткәндә, ялгышлык җибәргәнбез. Яңа закон буенча, республика бәйрәме шимбә яки якшәмбегә туры килсә, ул башка көнгә күчерелми. Шулай итеп, ноябрьдә без өч көн ял итәчәкбез: 4 се - Халыклар бердәмлеге көне (җомга), 5 се,6 сы - ял көннәре. 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне, якшәмбегә туры килсә дә, яңа закон буенча дүшәмбегә күчерелми.
Әлеге закон ТР бәйрәмнәренә генә кагыла: 30 август - Татарстан Республикасы көне, 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз