САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлыларның кулы җылы

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең «Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне» акциясе үткәрүе турында райондашлар хәбәрдар инде. Бүген аның кысаларында без, Җәлил бистәсендә булып, газета укучыларыбыз бәйләп алып килгән җылы оекбашлар, бияләйләрне Гөлназ Ильясовага һәм Вильдан Шакировка тапшырып кайттык. Аларга татлы күчтәнәчләребез дә бар иде. Коляскада гына йөрүче балаларга ярдәм акциябез дәвам...

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең «Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне» акциясе үткәрүе турында райондашлар хәбәрдар инде. Бүген аның кысаларында без, Җәлил бистәсендә булып, газета укучыларыбыз бәйләп алып килгән җылы оекбашлар, бияләйләрне Гөлназ Ильясовага һәм Вильдан Шакировка тапшырып кайттык. Аларга татлы күчтәнәчләребез дә бар иде.
Коляскада гына йөрүче балаларга ярдәм акциябез дәвам итә. Без анда катнашкан һәркемгә рәхмәтле.
Бу турыда тулырак язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.
Фото һәм материалны Энҗимә Габдрәхимова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев