Сарманлыларны, игелек көнендә "Язылу бүләк ит -2018" акциясендә катнашырга чакырабыз !
Язылу бүләк ит! «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте җитәкчеләрне «Язылу бүләк ит-2018» акциясендә катнашырга чакыра. Акция кысаларында Татарстанның танылган шәхесләре газета-журналларга үзләре генә язылып калмыйча, туганнарын, якыннарын яздыралар, балалар йортларына, ветераннарга, социаль учреждениеләргә язылу бүләк итәләр. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, акциягә кушылып, Татарстандагы барлык интернат-йортларга подписка бүләк итте. Узган абунә кампанияләрендә акциянең...
Язылу бүләк ит!
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте җитәкчеләрне «Язылу бүләк ит-2018» акциясендә катнашырга чакыра. Акция кысаларында Татарстанның танылган шәхесләре газета-журналларга үзләре генә язылып калмыйча, туганнарын, якыннарын яздыралар, балалар йортларына, ветераннарга, социаль учреждениеләргә язылу бүләк итәләр. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, акциягә кушылып, Татарстандагы барлык интернат-йортларга подписка бүләк итте. Узган абунә кампанияләрендә акциянең почетлы катнашучылары арасында министлар, ведомстволар җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы һәм Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутатлары, танылган сәнгать эшлеклеләре һәм спортчылар бар иде.
Акция старт алганнан бирле муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин да анда катнаша. Хөрмәтле райондашлар! Без сезне район газетасына 2018 елның беренче яртысына яки ел буена әти-әниләрегезне, туганнарыгызны яздырырып, акциянең почетлы катнашучылары булырга чакырабыз.
фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев