Сарманлыларны бала хокуклары буенча вәкил кабул итәчәк
25 августта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте җитәкчесе Радик Ильясов, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина белән берлектә халыкны кабул итәчәк. Аларга суд карарларының үтәлүенә, шул исәптән алимент мәсьәләләрендә дә,...
25 августта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте җитәкчесе Радик Ильясов, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина белән берлектә халыкны кабул итәчәк. Аларга суд карарларының үтәлүенә, шул исәптән алимент мәсьәләләрендә дә, кагылышлы сораулар белән дә мөрәҗәгать итәргә була. Алдан язылу өчен телефон: 2-50-44.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев