САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманлыларга сәламәтлек телибез!

ДӘВА ЮК ЯМАН ЧИРГӘ Күзгә бер нәрсә күренми Сәламәтлек булмаса. Тәнне, җанны бер туктаусыз Яман чирләр кыйнаса. Җыйган байлыгың да кала Сизмисең дә китәсең. Кем белгән синең тиз шулай Гомереңнең бетәсен?! Галәмнәрне гизсәләр дә Яман чиргә дәва юк. Үлем тамыры гәүдәдә Тиз котыра алып хут. Галимнәр нык аптырашта Каян килгән...

ДӘВА ЮК ЯМАН ЧИРГӘ
Күзгә бер нәрсә күренми
Сәламәтлек булмаса.
Тәнне, җанны бер туктаусыз
Яман чирләр кыйнаса.
Җыйган байлыгың да кала
Сизмисең дә китәсең.
Кем белгән синең тиз шулай
Гомереңнең бетәсен?!
Галәмнәрне гизсәләр дә
Яман чиргә дәва юк.
Үлем тамыры гәүдәдә
Тиз котыра алып хут.
Галимнәр нык аптырашта
Каян килгән чир икән?
Кыра бит кешене белми -
Аермый кече, өлкән...
Эх, бу афәт керткән чиргә
Дәва табасы иде!
Киткәннәрне кайтарырга
Терелтер өчен кире...
30.03.17. Роберт Шәймәрданов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев