САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарманлылар үз мәктәпләренә ярдәм итәләр

Бе­рен­че сен­тябрь, бе­рен­че уку кө­не, җәй буе кү­реш­мә­гән сый­ныф­таш­лар бе­лән оч­ра­шу шат­лы­гы һәм сый­ныф бүл­мә­лә­рен­дә ки­лә тор­ган буяу исе, ку­нак көт­кән­дәй яңар­тыл­ган мәк­тәп. Кай­сы­быз­ның гы­на кү­ңе­лен­дә як­ты ха­ти­рә бу­лып сак­лан­мый икән бу көн? Ә бе­лем йор­ты үзе­нең уку­чы­ла­рын "кө­леп" кар­шы­ла­сын өчен, шактый ты­рыш­лык, мат­ди мөм­кин­лек ки­рәк. Бил­ге­ле, мәк­тәп­ләр­дә ел са­ен...

Бе­рен­че сен­тябрь, бе­рен­че уку кө­не, җәй буе кү­реш­мә­гән сый­ныф­таш­лар бе­лән оч­ра­шу шат­лы­гы һәм сый­ныф бүл­мә­лә­рен­дә ки­лә тор­ган буяу исе, ку­нак көт­кән­дәй яңар­тыл­ган мәк­тәп. Кай­сы­быз­ның гы­на кү­ңе­лен­дә як­ты ха­ти­рә бу­лып сак­лан­мый икән бу көн? Ә бе­лем йор­ты үзе­нең уку­чы­ла­рын "кө­леп" кар­шы­ла­сын өчен, шактый ты­рыш­лык, мат­ди мөм­кин­лек ки­рәк.

Бил­ге­ле, мәк­тәп­ләр­дә ел са­ен рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы ни­ге­зен­дә ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре үт­кә­ре­лә. Лә­кин бу гы­на җит­ми, чөн­ки ул үз эче­нә тө­зек­лән­де­рү бу­ен­ча бар­лык төр эш­ләр­не дә ал­мый. Шун­лык­тан, бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә ка­пи­таль ре­монт үт­кә­рү­дә һәм алар­ны фән ка­би­нет­ла­ры бе­лән тәэ­мин итү­дә бу­лыш­лык итү мак­са­тын­нан, рес­пуб­ли­ка Пре­зи­ден­ты, Мә­га­риф һәм фән ми­нистр­лы­гы тәкъ­ди­ме бе­лән "Үз мәк­тә­бе­ңә яр­дәм ит!" ак­ци­я­се тор­мыш­ка ашы­ры­ла. Аның кы­са­ла­рын­да рес­пуб­ли­ка ра­йон­на­ры­ның оеш­ма һәм предп­ри­я­тие җи­тәк­че­лә­ре, эш­ку­ар­лар һәм баш­ка хәл­ле ке­ше­ләр үз мәк­тәп­лә­ре­нә бу­лыш­лык күр­сә­тә­ләр. Уз­ган ел­лар­да авыл­даш­ла­ры яр­дә­ме бе­лән Кү­тә­мә­ле, Ис­ке Әл­мәт мәк­тәп­лә­ре зур үз­гә­реш­ләр ки­чер­де, алар нык кы­на яңар­тыл­ды. Мон­дый ми­сал­лар­ны ра­йон бу­ен­ча та­гын ки­те­рер­гә мөм­кин. Бы­ел да ра­йо­ны­быз мәк­тәп­лә­ре ди­рек­тор­ла­ры иге­лек­ле авыл­даш­ла­ры, як­таш­ла­ры­ның яр­дә­ме­нә өмет­лә­нә.

Ал­маз Га­лә­ли­ев, Сак­лау­баш ур­та мәк­тә­бе ди­рек­то­ры:

- Сак­лау­баш ур­та мәк­тә­бе - ра­йон­да шак­тый кү­ре­нек­ле мәк­тәп­ләр­дән. Аның уку­чы­ла­ры ара­сын­да бү­ген­ге көн­дә ха­лык ху­җа­лы­гы­ның төр­ле тар­мак­ла­рын­да, җа­вап­лы пост­лар­да эш­ләү­че­ләр бар. Төр­ле ел­лар­да мәк­тә­бе­без­не тә­мам­ла­ган ра­йон Со­ве­ты ап­па­ра­ты җи­тәк­че­се Фән­дәс Вә­ли­ев, ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се яр­дәм­че­се Ра­дис Миң­нул­лин, та­биб­лар Шә­риф­җан Мәү­лә­ви­ев, Рау­ша­ния Но­чев­ки­на, эч­ке эш­ләр бү­ле­ген­дә җа­вап­лы хез­мәт баш­ка­ру­чы Ал­маз Фәр­хет­ди­нов бе­лән без чын кү­ңел­дән го­рур­ла­на­быз.

Кыз­га­ныч, мәк­тә­бе­без­нең би­на­сы, ра­йон­да­гы баш­ка уку йорт­ла­ры бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, шак­тый тау­шал­ган. Аның са­лы­ну­ы­на да ин­де 40 ел ва­кыт уз­ган. Бы­ел мәк­тә­бе­без­дә рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы ни­ге­зен­дә ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү бу­ен­ча күп эш баш­ка­рыл­ды һәм әле дә дә­вам итә. Лә­кин прог­рам­ма­да ка­рал­ма­ган эш­ләр дә шак­тый. Мәк­тә­бе­без­нең тер­ри­то­ри­я­се зур - өч гек­тар ти­рә­се. Аның кой­ма­ла­ры туз­ды, мал ке­реп ин­тек­те­рә. Мәк­тәп яны учас­то­гын­да күптөр­ле җи­ләк-җи­меш, яшел­чә­ләр үс­те­рә­без. Уз­ган ел ал­ма бак­ча­сы­ның яр­ты­сын яңарт­тык. Мәк­тәп­тә буяу эш­лә­рен дә баш­ка­ра­сы бар. Спорт за­лы ях­шы­лап тө­зек­лән­де­рел­де, лә­кин бас­кет­бол щит­ла­ры ки­рәк. Кыс­ка­сы, ки­рәк әй­бер күп. Әл­бәт­тә, яр­дәм ку­лын су­зу­чы авыл­даш­ла­ры­быз юк тү­гел. Шу­шы мәк­тәп­тә укы­ган, күп ел­лар авыл җир­ле­ге бе­лән җи­тәк­че­лек итү­че Әл­фис Мө­хәм­мәт­гә­рә­ев, кай­чан гы­на мө­рә­җә­гать ит­сәк тә, тех­ни­ка, ар­ба бе­лән яр­дәм итә. "Ту­ган як" аг­ро­фир­ма­сын­да хез­мәт ку­ю­чы Да­мир Фа­тый­хов та һәр­ва­кыт тех­ни­ка бе­лән бу­лыш­лык күр­сә­тә. Авыл­да­шы­быз Ни­яз Фа­рук­шин да сү­зен­дә тор­ды - шу­шы көн­нәр­дә мо­то­пи­ла­сы бе­лән ки­леп, ба­га­на­лык­лар ки­сеп бир­де. Саклаубаш участок хастаханәсе табибы Илшат Габдуллин Габдулла Тукай портретын реставрацияләтергә ярдәм итте. Кол­лек­тив - укы­ту­чы­лар һәм баш­ка хез­мәт­кәр­ләр ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү эш­лә­рен­дә бер­дәм бу­лып кат­наш­ты­лар, мәк­тәп­не яңар­ту­га зур көч куй­ды­лар.

Реклама

Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы: яр­дәм итәр­гә те­ләк бел­де­рү­че­ләр та­гын бар.

Сүз уңаеннан

Җәй­нең яр­ты­сы ин­де узып ба­ра. Ә мәк­тәп­ләр 20 ав­густ­ка ба­ла­лар­ны ка­бул итәр­гә әзер бу­лыр­га ти­еш­ләр. Ра­йо­ны­быз­да­гы һәр мәк­тәп­нең дан­лык­лы элек­ке­ге уку­чы­ла­ры - бү­ген­ге көн­дә уңыш­лы эш алып ба­ру­чы эш­мә­кәр­ләр, оеш­ма һәм предп­ри­я­тие җи­тәк­че­лә­ре бар һәм алар­ның һәр­кай­сы ку­лын­нан кил­гән­чә үз мәк­тә­бе­нә яр­дәм итә ала. Сак­лау­баш­та гы­на тү­гел, бү­ген һәр мәк­тәп ди­рек­то­ры, укы­ту­чы­лар кол­лек­ти­вы алар­ның яр­дә­ме­нә өмет­лә­неп ка­ла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X