САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманлылар җырчыны торт белән сыйладылар

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов концерты гадәттәгечә шәп узды. Юмор хисе, шаян сүзләр, әти-әниләргә, туган нигезгә, тормышка мәхәббәт тулы җырлары кич буе тамашачыны озата бардылар. Нәфис, сөйкемле Гүзәл "эксклюзив" күлмәкләрен алмаштырып кына торды. Үз-үзләрен тотышлары да килешле булды, алардан позитивлык, уңай энергетика, җылылык бөркелде. Безнең район халкы чәчәкләрне яраткан, иң...

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов концерты гадәттәгечә шәп узды. Юмор хисе, шаян сүзләр, әти-әниләргә, туган нигезгә, тормышка мәхәббәт тулы җырлары кич буе тамашачыны озата бардылар. Нәфис, сөйкемле Гүзәл "эксклюзив" күлмәкләрен алмаштырып кына торды. Үз-үзләрен тотышлары да килешле булды, алардан позитивлык, уңай энергетика, җылылык бөркелде. Безнең район халкы чәчәкләрне яраткан, иң хөрмәт иткән җырчыларына гына әзерли. Узган ел җырчылар оештырган бәйгедә җиңгән райондашыбыз Рөстәм Сабировның әтисе Фәрит абый Гүзәлгә аның яраткан ак розаларын бүләк итте. Ә менә Венера Латыйпова җырчыларга торт пешереп алып килгән иде.
- Каян белдегез безнең Илдарның тәмлетамак икәнен, аннан да күбрәк баллы ризык ашаучы юктыр ул дөньяда, - дип шаяртты Гүзәл һәм, ихластан рәхмәт сүзләрен җиткереп, бүләккә каршы җырлар җыентыгы бүләк итте.
Фото:https://vk.com/urazova_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев