САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманлылар җәйге кызуда яшел чәй эчәләр

Җәй кө­не ор­га­низм сы­ек­лык­ны күб­рәк югал­та. Шу­ңа кү­рә су­ны га­дәт­тә­ге­дән ар­тыг­рак эчәр­гә ки­рәк. Лә­кин, йө­рәк һәм бө­ер­ләр эш­чән­ле­ген боз­мас өчен, үз-үзең­не күп сы­ек­лык эчәр­гә мәҗ­бүр итәр­гә ки­рәк тү­гел. Су­сау­ны ба­сар өчен су Ул - ел­ның бар­лык фа­сы­лы өчен дә уни­вер­саль эчем­лек. Шу­ңа кү­рә үзең бе­лән ше­шә бе­лән су йөр­тер­гә ки­рәк....

Җәй кө­не ор­га­низм сы­ек­лык­ны күб­рәк югал­та. Шу­ңа кү­рә су­ны га­дәт­тә­ге­дән ар­тыг­рак эчәр­гә ки­рәк. Лә­кин, йө­рәк һәм бө­ер­ләр эш­чән­ле­ген боз­мас өчен, үз-үзең­не күп сы­ек­лык эчәр­гә мәҗ­бүр итәр­гә ки­рәк тү­гел.

Су­сау­ны ба­сар өчен су

Ул - ел­ның бар­лык фа­сы­лы өчен дә уни­вер­саль эчем­лек. Шу­ңа кү­рә үзең бе­лән ше­шә бе­лән су йөр­тер­гә ки­рәк. Су йөр­тә тор­ган са­выт пы­я­ла бул­са ях­шы. Эш­ләү ва­кы­ты бер ай­дан да арт­ма­ган су алы­гыз. Нык тир­ли­сез икән, тоз ал­ма­шын ях­шыр­ту өчен, бе­рәр ста­кан ми­не­раль су эче­гез. Эчәр өчен тү­бән дә­рә­җә­дә ми­не­раль­ләш­те­рел­гән аш­ха­нә яки дә­ва­лау-аш­ха­нә су­ын алы­гыз (бу мәгъ­лү­мат эти­кет­ка­да бу­лыр­га ти­еш). Юга­ры дә­рә­җә­дә ми­не­раль­ләш­те­рел­гән ми­не­раль су­ны күп эчәр­гә яра­мый. Ул дә­ва­лау мак­сат­ла­рын­да кул­ла­ны­ла, һәм та­биб бе­лән ки­ңә­шер­гә ки­рәк. Кы­зу­да га­зи­ров­ка эчәр­гә ки­ңәш ител­ми. Күп кү­ләм­дә ул аш­ка­за­нын яр­сы­та. Дө­рес, ул су­сау­ны тиз­рәк ба­са, лә­кин кис­ло­та кү­лә­мен бо­за һәм эчәк­лек­тә күп кү­ләм­дә газ­лар бар­лык­ка ки­те­рә. Га­ди су­ны ли­мон бе­лән ачы­ла­тыр­га мөм­кин. Ул тиз­рәк сең­де­ре­лә, су­сау­ны, кан­ның ое­шу­чан­лы­гын ки­ме­тә. Шу­лай ук су­га мүк җи­лә­ге со­гын өс­тәр­гә була.

ҖӘЙ КӨ­НЕ ТА­ГЫН НИН­ДИ ЭЧЕМ­ЛЕК­ЛӘР ЭЧӘР­ГӘ МӨМ­КИН?

Яшел чәй

Ул - кы­зу­да иң фай­да­лы эчем­лек­ләр­нең бер­се. Аны кай­нар ки­леш тә, җы­лы ки­леш тә эчәр­гә бу­ла. Аңа бер ки­сәк ли­мон са­лу фай­да­га гы­на. Яшел чәй су­сау­ны ях­шы ба­са, баш мие та­мыр­ла­ры­на әй­бәт тәэ­сир итә.

Сок­лар һәм морс­лар

Җәй­ге кы­зу­да иң ях­шы­сы - ачык­лан­ды­рыл­ган сли­ва, чия, алы­ча, грейпф­рут һәм то­мат сок­ла­ры. Сы­ек­лан­ды­рыл­ма­ган сок­лар­дан аер­ма­лы бу­ла­рак, алар су­сау­ны әй­бәт ба­са. Эчәр ал­дын­нан сок­лар­га су өс­тәр­гә дә мөм­кин, чөн­ки алар бик ту­ен­ды­рыл­ган һәм бал­лы.

Өй ква­сы

Га­зи­ров­ка­лы ки­бет ква­сы­на ка­рый, су­сау­ны бик әй­бәт ба­са. Өй­дә әзер­лән­гән квас фай­да­лы мат­дә­ләр­гә - ви­та­мин һәм ми­не­рал­лар­га бай бу­ла.

Әч­кел­тем сөт эчем­лек­лә­ре

Бо­лар - ке­фир, әй­рән, эчә тор­ган на­ту­раль йо­гурт­лар. Алар­ны су­сау­ны ба­сар өчен ге­нә тү­гел, җи­ңел кич­ке аш уры­ны­на да фай­да­ла­ныр­га бу­ла.

Ком­пот­лар

Кип­кән җи­меш­ләр­дән, све­жий яки туң­ды­рыл­ган җи­ләк­ләр­дән өй­дә ясал­ган ком­пот су­сау­ны шу­лай ук әй­бәт ба­са. Лә­кин шу­ны­сын ис­тә то­ты­гыз - ши­кәр­не мөм­кин ка­дәр аз­рак са­лы­гыз.

Өй ли­мо­на­ды

Те­лә­сә-нин­ди кы­зу­да су­сау­ны әй­бәт ба­са. Ви­та­мин­нар­га бай бу­лу сә­бәп­ле, сә­ла­мәт­лек өчен бик фай­да­лы. Җи­ләк-җи­меш­ләр­дән ка­ла, өй ли­мо­на­дын ба­зи­лик, тар­хун яки бөт­нек ку­шып ясар­га да бу­ла.

КЫ­ЗУ­ДА НӘР­СӘ ЭЧӘР­ГӘ ЯРА­МЫЙ?

Ал­ко­голь­ле эчем­лек­ләр

Җәй кө­не сы­ра, ви­но, шу­лай ук ка­ты ал­ко­голь­ле эчем­лек­ләр - конь­як, ара­кы һәм баш­ка­лар­ны бө­тен­ләй кул­лан­ма­гыз. Җәй кө­не йө­рәк­кә һәм та­мыр­лар­га йөк­лә­мә ар­та, ә ал­ко­голь бу ор­ган­нар өчен бо­лай да за­рар­лы. Кы­зу һа­ва­да ба­выр ак­рын­рак эш­ли һәм ор­га­низм­нан ток­син­нар ак­рын­рак чы­га.

Ко­фе

Ул бә­вел ку­дыр­гыч үз­лек­кә ия, ди­мәк, ор­га­низм­нан каль­ций, ка­лий, фос­фор, һәм баш­ка тоз­лар­ны куа, ә алар тир бе­лән бо­лай да ор­га­низм­нан чы­га. Ка­ра чәй дә шу­ңа ох­шаш үз­лек­ләр­гә ия. Аңа кү­нек­кән ке­ше­гә ан­сыз авыр бу­ла, шу­ңа кү­рә аны яшел чәй бе­лән сы­ек­лан­ды­рыр­га мөм­кин.

Тат­лы га­зи­ров­ка

Су­сау­ны бас­мый, аның ка­ра­вы ан­да ши­кәр бик күп. Кал­ган үз­лек­лә­ре га­дә­ти га­зи­ров­ка­ны­кы ке­бек.

Энер­ге­тик­лар

Алар­да зур кү­ләм­дә ко­фе­ин һәм тау­рин бар һәм күп­ме­дер ва­кыт­ка кү­ңел кү­тә­рен­ке­ле­ге би­рә­ләр. Әм­ма кы­зу­да йө­рәк­кә һәм та­мыр­лар­га бо­лай да йөк­лә­мә зур бул­ган­лык­тан, энер­ге­тик­лар йө­рәк прис­туп­ла­рын, ин­фаркт һәм ин­сульт­лар­ны арт­ты­ра­лар.

Lady.ru

veralline.com сайтыннан фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев