Сарманлылар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтиләр
Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген, 11 май көнне, республиканың күп кенә районнарында урманнарда югары янгын куркынычлылыгы саклана. Безнең район алар рәтенә кермәсә дә, янгынчылар табигатькә чыгучыларның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә тиешлекләрен искәртәләр. Исегезгә төшереп үтәбез: 14 апрельдә янгыннарга каршы махсус режим кертелгән иде. Янгын күзәтчелеге баш инспекторы Радик Госманов хәбәр итүенчә,...
Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген, 11 май көнне, республиканың күп кенә районнарында урманнарда югары янгын куркынычлылыгы саклана. Безнең район алар рәтенә кермәсә дә, янгынчылар табигатькә чыгучыларның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә тиешлекләрен искәртәләр. Исегезгә төшереп үтәбез: 14 апрельдә янгыннарга каршы махсус режим кертелгән иде. Янгын күзәтчелеге баш инспекторы Радик Госманов хәбәр итүенчә, рейдлар вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән 5 кеше ачыкланып, алар административ җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев