САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманлылар Яңа елны файда белән үткәрәләр

Яңа ел күңелле бәйрәм булса да, аның негатив моментлары да бар. Мәсәлән, кирәгеннән артыграк ашау. Моны ничек булдырмый калырга соң? Яңа елда гел өстәл артында гына утырырга киңәш ителми. Төрле конкурсларда катнашыгыз, күбрәк хәрәкәтләнегез. Мөмкинлек булса, саф һавада йөрегез. Бәйрәм көнендә барлык ризыкны да мәҗбүри ашап бетерергә димәгән. Аның бозылмый...

Яңа ел күңелле бәйрәм булса да, аның негатив моментлары да бар. Мәсәлән, кирәгеннән артыграк ашау. Моны ничек булдырмый калырга соң?

Яңа елда гел өстәл артында гына утырырга киңәш ителми. Төрле конкурсларда катнашыгыз, күбрәк хәрәкәтләнегез.

Мөмкинлек булса, саф һавада йөрегез.

Бәйрәм көнендә барлык ризыкны да мәҗбүри ашап бетерергә димәгән. Аның бозылмый торганнарын икенче көнгә дә калдырырга була.

Тәҗрибәләр үткәрергә курыкмагыз. Исегездә тотыгыз: фантазия булса, хәтта иң калорияле ризыкны да файдалырак һәм җиңелрәк итеп ясап була.

Майонез кулланмаска тырышыгыз.

Җиләк-җимеш, бигрәк тә мандаринны, күбрәк ашагыз.

Азыкны аз-азлап ашарга кирәк. Бар ризыкны да берьюлы ашамагыз, ашказаныгызга ял итәргә ирек бирегез.

Сәгать уникене сукканчы ашау мәҗбүри рәвештә булырга тиеш. Алай булмаса, соңыннан бертуктаусыз ашау куркынычы бар.

Яңа елда гел алкогольсез булмый, тик чаманы беләргә кирәк. Шулай ук кызыл шәраб (красное сухое вино) калорияләр белән көрәшергә булыша. Катырак эчемлекләргә баллы булмаган натураль сок өстәргә киңәш ителә.

Бәйрәм өстәленә утырырга 25 минут кала бер стакан җылы су эчсәгез, аппетитыгыз кимер. Ашый башлаганда, салатлардан эзлекле рәвештә кайнар ризыкка күчәргә кирәк. Десертны төп ризыклардан бер сәгать вакыт узгач ашасагыз, яхшырак булыр.

Әгәр дә инде сез артыгын ашап ташласагыз, шундук кырыс диетага утырырга ашыкмагыз. Бары тик калорияләрне контрольдә тотыгыз һәм күбрәк хәрәкәтләнегез. Вакытыгыз булса, саф һавада йөрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев