САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарманлылар ветераннарга рәхмәтләрен белдерә алалар

Татарстан почта бүлекчәләрендә "Якташлар рәхмәте" ("Благодарность земляков") дигән акция башланды. Ай ахырына кадәр һәрбер теләгән кеше ("Россия почтасы" клиенты) ветераннарга котлау открыткалары яза алалар. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга котлау открыткалары Президент хатлары белән бергә Җиңү көнендә тапшырылачаклар. Открыткаларны җыю өчен почта бүлекчәләрендә махсус тартмалар куелачак. Ветеранны котлау өчен бәйрәм...

Татарстан почта бүлекчәләрендә "Якташлар рәхмәте" ("Благодарность земляков") дигән акция башланды. Ай ахырына кадәр һәрбер теләгән кеше ("Россия почтасы" клиенты) ветераннарга котлау открыткалары яза алалар. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга котлау открыткалары Президент хатлары белән бергә Җиңү көнендә тапшырылачаклар. Открыткаларны җыю өчен почта бүлекчәләрендә махсус тартмалар куелачак.

Ветеранны котлау өчен бәйрәм тематикалы маркалы открытка яки маркалы конверт алырга һәм анда үз теләкләреңне язарга кирәк. Барлык котлауларны ветераннарга хат ташучылар тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев