САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар варисларга пенсия тупланмаларын түләү тәртибе белән таныша алалар

Варисларга пенсия тупланмаларын түләү тәртибе Гражданин үзенең җыелган пенсия тупланмаларын үлгәч кемгә калдырачагы һәм аның бүленеше турында алдан кайгыртырга хокуклы. Варисларны билгеләү өчен дәүләт пенсия фондына, яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондына барып гариза язарга кирәк. Гаризада варисларны, шулай ук алар арасында тупланма өлешнең ничек бүленәчәген күрсәтү сорала. Пенсия тупланмаларын кабул...

Варисларга пенсия тупланмаларын түләү тәртибе

Гражданин үзенең җыелган пенсия тупланмаларын үлгәч кемгә калдырачагы һәм аның бүленеше турында алдан кайгыртырга хокуклы. Варисларны билгеләү өчен дәүләт пенсия фондына, яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондына барып гариза язарга кирәк. Гаризада варисларны, шулай ук алар арасында тупланма өлешнең ничек бүленәчәген күрсәтү сорала.

Пенсия тупланмаларын кабул итүчеләр булып гражданин гаризада күрсәткән варислар исәпләнә. Гаризада пенсия тупланмаларының бүленешен дә курсәтергә мөмкин.

Мондый гариза булмаган очракта варислар булып туган-тумачалар исәпләнә - беренче чиратта варислар булып балалар, шул исәптән уллыкка алган балалар, ир белән хатын, ата-ана, икенче чиратта бертуганнар, әби-бабай, оныклар.

Бер чираттагы варисларга пенсия тупланмалары тигез өлешкә бүлеп түләнә. Икенче чират варислар пенсия тупланмаларына беренче чират варислар булмаган очракта гына хокуклы.

Кеше үлгән очракта пенсия тупланмалары варисларга түбәндәге очракларда түләнергә мөмкин:

- пенсия тупланмаларын түләү билгеләнгәнче, яисә өстәмә пенсия тупланмаларын кертеп яңадан исәпләү үткәргәнче (булачак пенсиягә җибәрелгән ана капиталы акчаларыннан кала);

- билгеле бер вакытка бүленеп бирелүче пенсия тупланмаларын билгеләгәч. Бу очракта варислар түләнмичә калган пенсия тупланмаларын алырга хокуклы(булачак пенсиягә җибәрелгән ана капиталы акчаларыннан кала);

- билгеләнгән, ләкин бер тапкыр бирелүче пенсия тупланмалары түләнмәгән очракта. Аны пенсионер үлгән көннән башлап дүрт ай эчендә үлгән пенсионерның бергә яшәгән гаилә членнары, шулай ук бергә яшәү-яшәмәүгә бәйсез рәвештә үлгән кешенең тәрбиясендә торучыларга түләнә. Әлеге варислар булмаган очракта бер тапкыр түләнүче акчалар гомүми нигездә мирас итеп калдырылган мал эченә керә.

Пенсия тупланмалары акчаларын варисларга түләү тәртибе

Үлгән кешенең пенсия тупланмаларын алу өчен кеше үлгәннән соң алты айдан да соңга калмыйча пенсия фонды идарәсенә, яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кеше үлеп алты ай вакыт узган очракта түләүне суд аркылы торгызырга мөмкин.

Тупланмаларны алу өчен мөрәҗәгать иткәндә үлгән кешенең туганы булуыңны раслаучы һәм шәхесеңне раслаучы документлар кирәк. Пенсия тупланмалары акчаларын алу өчен кирәкле документлар исемлеген 2014 елның 30 июлендә Россия Федерацисе Дәүләте раслаган пенсия тупланмаларын түләү кагыйдәләре билгели.

Үлгән иминиятләнгән затның варисларына пенсия тупланмаларын түләү карар кабул иткән айдан соң килгән айның 15 числосыннан да калмыйча башкарыла. Түләү турында карар гражданин үлгәннән соң җиденче ай дәвамында кабул ителә. Пенсия фонды түләү(түләмәү) турында карарның күчермәсен карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә вариска җибәрә.

Пенсия тупланмаларын почта аркылы яисә банк счетына күчерү юлы белән алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев