Сарманлылар вакцинация ясата алалар

Прививка кабинеты шәфкать туташлары чираттагы ялда булу сәбәпле, гриппка каршы прививканы район үзәк хастаханәсендә участок шәфкать туташлары ясый. Тик моның өчен иң элек участок табибында тикшерелеп, рөхсәт алырга кирәк. Ә авылларда вакцинацияне фельдшер-акушерлык пункты шәфкать туташлары үткәрә. Сарманлыларга шуны да хәбәр итәбез: 22 сентябрь көнне, ягъни бу җомгада үзәк базар...

Прививка кабинеты шәфкать туташлары чираттагы ялда булу сәбәпле, гриппка каршы прививканы район үзәк хастаханәсендә участок шәфкать туташлары ясый. Тик моның өчен иң элек участок табибында тикшерелеп, рөхсәт алырга кирәк. Ә авылларда вакцинацияне фельдшер-акушерлык пункты шәфкать туташлары үткәрә. Сарманлыларга шуны да хәбәр итәбез: 22 сентябрь көнне, ягъни бу җомгада үзәк базар янында ашыгыч ярдәм машинасында барлык теләүчеләргә прививка ясала. Табиб рөхсәтен дә шунда ук алырга мөмкин. Бу кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгырту белән беррәттән, аларның вакытын экономияләү, алар өчен уңайлылык тудыру максатыннан да эшләнә.

Вакцинация үткәрү ни өчен кирәк? Бу хактагы язманы газетаның чираттагы санында укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде