САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар тупланма пенсиядән 2015 елдан соң да баш тарта алалар

Россия Пенсия фонды пенсия тупланмаларын бер пенсия фондыннан икенчесенә кучерергә яки идарәче компанияләрне үзгәртергә яңа формада гаризалар ала. Пенсияне мәҗбүри иминиятләү буенча, барлык төр гариза формалары да Пенсия фонды сайтына урнаштырылган. Шунда ук гаризаны тутыру һәм тапшыру тәртибе белән танышырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, иминиятләүче - ул Россия Пенсия фонды яисә...

Россия Пенсия фонды пенсия тупланмаларын бер пенсия фондыннан икенчесенә кучерергә яки идарәче компанияләрне үзгәртергә яңа формада гаризалар ала. Пенсияне мәҗбүри иминиятләү буенча, барлык төр гариза формалары да Пенсия фонды сайтына урнаштырылган. Шунда ук гаризаны тутыру һәм тапшыру тәртибе белән танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, иминиятләүче - ул Россия Пенсия фонды яисә гражданин сайлаган дәүләтнеке булмаган пенсия фонды, ягъни пенсия тупланмаларын инвестицияләүче һәм пенсиягә чыккан вакытта аны түләүче оешма. Идарәче компания иминиятләүче була алмый: әгәр кеше үзенең пенсия тупланмалары белән идарә итү өчен дәүләт яисә шәхси иминиятләүче компанияләрнең берәрсен сайласа, иминиятләүче булып барыбер Россия Пенсия фонды тора.

Пенсия тупланмаларын Пенсия фонды яңа иминиятләүче оешмага гариза биреп биш ел үткәннән соң тапшыра. Димәк, әгәр 2015 елда Россия Пенсия фондыннан дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына күчәргә, дәүләтнеке булмаган Пенсия фондыннан кире Россия Пенсия фондына, яисә бер дәүләтнеке булмаган Пенсия фондыннан икенчесенә күчәргә гариза бирсәгез, пенсия тупланмаларыгыз инвестиция кертемнәре белән бергә 2021 елның беренче кварталында сез сайлаган иминиятләүчегә күчәчәк.

Реклама

Шул ук вакытта пенсия тупланмаларын вакытыннан алда, биш елдан кимрәк вакытта күчерү мөмкинлеге дә саклана. Бу вакытта пенсия тупланмалары инвестиция кертемнәреннән башка гына күчә. Әгәр алдагы иминиятләүчегез зыянга эшләгән булса, ул сезнең шәхси счетыгызда күрсәтеләчәк. Димәк, әгәр сез 2015 елда вакытыннан алда иминятләүчегезне алмаштырасыз икән, тупланмаларыгыз иминиятләүчегә инвестиция кертемнәреннән башка гына 2016 елның беренче кварталында тапшырылачак.

Пенсия фонды исегезгә төшерә, 1967 елгы һәм аннан яшьрәк гражданин мәҗбүри иминиятләү өлкәсендә пенсия белән тәэмин итү вариантын үзе сайлый ала. Сез барлык иминият взносларын да иминиятләүчегез кем булуына карамастан тулысы белән иминият пенсиясенә яисә иминият һәм тупланма пенсияләргә бүлеп җибәрә аласыз. Тупланма пенсиядән 2015 елдан соң да баш тартырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X