САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар, тормышны үзебез матурлыйбыз

Безнең замана кешеләре соры, күңелсез тормыштан зарланырга ярата. Элек рәхәтрәк, тормыш яхшырак иде, дип уйлый. Хәзер заманасы шундый, дип уфтаналар. Тик замананың безнең тормышыбызның төссез булуында гаебе юк. Без, кешеләр, үзебез үзгәрдек. Еллар узган, яңа техникалар барлыкка килгән саен, без ялгызлык ярата торган йомык кешеләргә әверелеп барабыз. Сәгатьләр буе компьютер,...

Безнең замана кешеләре соры, күңелсез тормыштан зарланырга ярата. Элек рәхәтрәк, тормыш яхшырак иде, дип уйлый. Хәзер заманасы шундый, дип уфтаналар. Тик замананың безнең тормышыбызның төссез булуында гаебе юк. Без, кешеләр, үзебез үзгәрдек. Еллар узган, яңа техникалар барлыкка килгән саен, без ялгызлык ярата торган йомык кешеләргә әверелеп барабыз. Сәгатьләр буе компьютер, телевизор каршында утырабыз, вакытыбызны юкка әрәм итәбез. Ә як-ягыңа карасаң, дөнья нинди матур, анда күпме кызыклы әйберләр бар! Интернетта утырасы вакытыңны яраткан шөгылеңә, якыннарыңа багышласаң, үзеңә дә файда, күңелеңә дә рәхәт була бит. Картлыгыңда нәрсә искә алырсың? Телевизордагы кинолар, шоуларнымы? Әллә дусларың белән үткәргән күңелле көннәрнеме? Уйлап карагыз, без көннән-көн бер-беребездән ераклашабыз, виртуаль аралашуга күчәбез. Бер күзгә-күз карашып сөйләшеп утырмаганга, аралашып яшәмәгәнгә үкенербез, тик соң булыр. Әле без күрмәгән җирләр, башкармаган эшләр байтак, вакытыбызны юкка сарыф итмик! Кыйбатлы кәрәзле телефоннар, интернет челтәрендәге сайтлар безгә чын тормыштан кадерлерәк булмасын иде. Урамнарда саф һава сулап, табигатькә сокланып яшәп, үзебезнең тормышны якты буяулар белән бизәргә тырышыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев