САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманлылар тәмәке тарту турында нәрсә уйлыйлар?

Тәмәкегә бәйлелек кешелек тарихында иң киң таралган эпидемиядән санала. Ул алкоголизм һәм наркомания белән бер дәрәҗәдә тора. Үлем-китемнәр буенча II урынны били. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, тәмәке тарту нәтиҗәсендә, төрле авыруларга дучар булып, ел саен 5 миллион тирәсе кеше үлә. Шушы темп белән барганда, 2020 елга бу сан...

Тәмәкегә бәйлелек кешелек тарихында иң киң таралган эпидемиядән санала. Ул алкоголизм һәм наркомания белән бер дәрәҗәдә тора. Үлем-китемнәр буенча II урынны били. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, тәмәке тарту нәтиҗәсендә, төрле авыруларга дучар булып, ел саен 5 миллион тирәсе кеше үлә. Шушы темп белән барганда, 2020 елга бу сан 10 миллионга җитәчәк, дип фаразлана. Тәмәке - аны даими кулланучы кешеләрнең яртысының вакытсыз үлеменә ките-рә торган бердәнбер легаль продукт.

Илдар, Сарман авылы:

- Тәмәке тартмыйм. Тартып караганым бар, әлбәттә. Начар тәэсир калдырды. Тарту - бик начар гадәт, дип уйлыйм. Өйдә тәмәке тартучы бар. Зыяны күренеп тора - ютәлли. Матди якка да бик нык суга тәмәке тарту. Мин тәмәке тартмаячакмын, дип уйлыйм. Сәламәтлегем кадерле.

Рәзинә, Җәлил поселогы:

- Ирем күп еллар тарта һәм күпләп. Өйдәгеләргә, билгеле, аның бу гадәте ошамый. Мин үзем тәмәке тарткан кеше янында тора алмыйм. Шуңа күрә ирем урамда, ишек алдында тарта, өйгә тартканнан соң бераз вакыт үткәч кенә керә.

Алсу, Сарман авылы:

- Тәмәке тартам. Тешләрне, билгеле, кыйммәтле паста белән чистартырга туры килә. Хәзергә алай артык зыянын күрмим. Еллар үткәч кенә сиздермәсә. Әмма тәмәкенең зыянлы икәнен беләм.

Алмаз, Җәлил поселогы:

- Аракы эчсәм дә, тәмәке тартмыйм. Сәламәтлек өчен бик зыянлы дип уйлыйм. Тәмәке төтене исен яратмыйм. Ташлау мөмкин түгел, диючеләр бар. Еллар буе күпләп тәмәке тарткан, ләкин соңыннан ташлаган кешеләрне беләм. Ихтыяр көче генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев