САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә тиеш

Татарстан Республикасында ел башыннан башлап 64 кеше суга батып үлде. Безнең районда суда бер кешенең гомере өзелде. Шунысын әйтергә кирәк, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозучылар артты. Батып үлүчеләрнең күпчелеге әйләнә-тирәсендә аның суга кереп киткәнен күрүче, куркыныч очрагында ярдәм итәрдәй кеше булмаган чакта коенганнар. Күп очракта хәбәрсез югалганнарның туганнары аның кайсы...

Татарстан Республикасында ел башыннан башлап 64 кеше суга батып үлде. Безнең районда суда бер кешенең гомере өзелде.

Шунысын әйтергә кирәк, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозучылар артты. Батып үлүчеләрнең күпчелеге әйләнә-тирәсендә аның суга кереп киткәнен күрүче, куркыныч очрагында ярдәм итәрдәй кеше булмаган чакта коенганнар. Күп очракта хәбәрсез югалганнарның туганнары аның кайсы урында коенганын да әйтә алмыйлар. Әгәр су коенырга, бигрәк тә үзегез белән балаларыгызны да алырга уйласагыз, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Таныш булмаган урында коенмагыз, су астына чуммагыз, ярдан еракка китмәгез. Өреп кабартылган матраслар, камераларда да эчкә үк йөзмәгез. Ялгыз гына су коенмагыз. Балаларга аеруча игътибарлы булыгыз. Алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә коену да куркыныч.

Әгәр сез бәхетсезлек шаһиты буласыз икән, тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә кирәклеге турында онытмагыз. Әйләнә-тирәгездә ярдәм итәрдәй кеше булса, аңа мөрәҗәгать итегез. Әгәр юк икән, үзегез ярдәм итәргә тырышыгыз. Батучы кеше янына арттан килеп, чәченнән яки кулыннан тотып, ярга алып чыгу ягын карагыз. Аңа үзегезгз ябышырга ирек бирмәгез. Ярда аны иң элек шок хәленнән чыгарыгыз. Моның өчен йөзенә суккаларга кирәк. Соңыннан батучыны эче белән тезегезгә яткырыгыз һәм, нык кына басып, ашказаныннан, сулыш юлларыннан суны чыгарырга тырышыгыз. Ясалма сулыш алдырыгыз, йөрәгенә туры булмаган массаж ясагыз.

Рамил Госманов, Гражданнарны саклау идарәсенең муниципаль учреждениесе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев