САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар шиннарына тиешле игътибар бирәме?

Транспорт чараларын эксплуатацияләугә куелган таләпләрне санга сукмау, төзек булмау аркасында йөртергә яраксыз транспорт чаралары белән идарә итү, һәлакәттә гаепле кешегә һәм анын корбаннарына күп авырлыклар китерә. Бигрәк тә бу факторлар юл тизлеген арттыру яки каршы як хәрәкәт полосасына чыгу кебек кагыйдә бозу очраклары белән бәйләнештә булсалар. Кышкы сезон башлану белән...

Транспорт чараларын эксплуатацияләугә куелган таләпләрне санга сукмау, төзек булмау аркасында йөртергә яраксыз транспорт чаралары белән идарә итү, һәлакәттә гаепле кешегә һәм анын корбаннарына күп авырлыклар китерә. Бигрәк тә бу факторлар юл тизлеген арттыру яки каршы як хәрәкәт полосасына чыгу кебек кагыйдә бозу очраклары белән бәйләнештә булсалар.

Кышкы сезон башлану белән юл иминлегенең техник тәэмин ителеше темасына килгәндә, аерым урын транспорт чараларының шиннарына бирелә.

Карлы, бозлы юлдан эштән чыккан покрышкалар белән йөру мөмкин түгел. Моның турында инде иртә көздән бирле ЮХИДИ хезмәткәрләре радиодан, телевидениедән, газета битләреннән күп тапкырлар сөйләделәр. Уйлап карасаң, акылы булган кеше моны аңларга тиеш инде, ләкин экономиягә омтылуга тапкырланган ялкаулык һәм җавапсызлык һәрвакыт узләренең корбаннарын табалар.

Аек акыллы, дөрес фикер йөртә торган кешеләр юлда инспектор белән очрашуны көтмичә тиешле нәтижәләр ясарга тиешләр.

Шулай ук укыгыз:

Сарман районында көпчәкләрне алыштырыр чак җитте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев