САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар "Шевроле Нива" машинасы белән бүләкләнделәр

Муниципаль берәмлекләр арасында барган сморт-конкурста җиңүчеләр арасында безнең районның да өч - Зур Нөркәй, Шәрләрәмә, Азалак авыл җирлеге булу - куанычлы хәбәр. Бу конкурс 2011 елда беренче мәртәбә үткәрелгән иде. Ул җирле үзидарәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, халыкның тормыш шартларын яхшыртуны күздә тотып оештырыла. Конкурска нәтиҗә ясаганда авылларда халыкның эш белән...

Муниципаль берәмлекләр арасында барган сморт-конкурста җиңүчеләр арасында безнең районның да өч - Зур Нөркәй, Шәрләрәмә, Азалак авыл җирлеге булу - куанычлы хәбәр. Бу конкурс 2011 елда беренче мәртәбә үткәрелгән иде. Ул җирле үзидарәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, халыкның тормыш шартларын яхшыртуны күздә тотып оештырыла. Конкурска нәтиҗә ясаганда авылларда халыкның эш белән тәэмин ителеше дә, төзелеш эшләре дә, хәтта терлек саннары да исәпкә алына. «Быел үзара салым акчаларына башкарылган эшләргә дә нык игътибар биргәннәрдер, дип уйлыйм. Чөнки бездә бу юнәлештә күп эшләнә, - ди Зур Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсин. - Без ул акчаларга авылның өч урамына вак таш җәйдердек".

Ә җиңүчеләргә «Шевроле Нива» автомобильләренең ачкычларын Президент Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Бу тантана муниципаль берәмлекләр Советының IX съезды алдыннан үтте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев