САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманлылар салкыннардан саклану чаралары эзлиләр

Бүген ни өчен башка көннәргә караганда да суыграк дисәк, сәбәбе табылды: 30 гыйнвар - Кыш Бабай белән Кар Кызы көне икән бит. Суыкларны алар үзләре белән алып килгәндер, мөгаен. Хәзерге аномаль суыклардан ничек сакланырга? Беренчедән, дөрес киенергә кирәк. Иркен һәм йон тукымадан булган киемне өч кат киябез. Җылы баш киеме...

Бүген ни өчен башка көннәргә караганда да суыграк дисәк, сәбәбе табылды: 30 гыйнвар - Кыш Бабай белән Кар Кызы көне икән бит. Суыкларны алар үзләре белән алып килгәндер, мөгаен.

Хәзерге аномаль суыклардан ничек сакланырга? Беренчедән, дөрес киенергә кирәк. Иркен һәм йон тукымадан булган киемне өч кат киябез. Җылы баш киеме һәм җылы иркен аяк киеме кию мәҗбүри! Суыкка чыгарга 20-25 минут кала биткә майлы крем сөртергә була. Әгәр дә салкында күп хәрәкәтләнергә туры килсә, бик калын киенергә ярамый, чөнки тирләгәч, организм шундук туңа.

Икенчедән, суыкларда күп калорияле ризык организмны энергия белән тәэмин итә. Ныклап ашагач кына урамга чыгарга киңәш ителә. Һәм бернинди алкоголь дә! Ул җылылык хисе тудыра, уяулыкны киметә. Бу өшүгә китерергә мөмкин.

Өченчедән, суыкта бер урында гына торырга, салкын предметларга, бигрәк тә металлдан булган, терәлергә ярамый. Алай булса, кеше үзенең җылысын суыграк предметка бирә.

Реклама

Дүртенчедән, туңсагыз, аяк-кулларны массажларга кирәк. Массажны урамга чыкканчы да, җылыга кергәч тә ясарга була.

Бишенчедән, ярсымаска киңәш ителә. Стресс организмга салкын һава кебек тәэсир итә. Ә стресс белән суык бергә туры килсә, өшү куркынычы арта.

Киңәш киңәш белән, тик шуны истә тотыгыз: бик мөһим булмаса, урамга чыкмаска тырышыгыз. Бу - иң нәтиҗәле чара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X