Сарманлылар район үзәк хастаханәсендәге шартлардан канәгать
Быел район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә төгәлләнгән капиталь төзекләндерүдән авырулар бик канәгать. Биредә җылылык системасы, электр хуҗалыгы, идәннәр алыштырылды, стеналар тигезләнеп буялды, барлык палаталарда да санитария бүлмәләре булдырылды. "Узган ел да дәваланган идем. Быел да табибка каралырга килгән җирдән хастаханәгә салып куйдылар. Шартлар бик яхшырган. Безнең өчен иң кирәге, уңайлысы...
Быел район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә төгәлләнгән капиталь төзекләндерүдән авырулар бик канәгать. Биредә җылылык системасы, электр хуҗалыгы, идәннәр алыштырылды, стеналар тигезләнеп буялды, барлык палаталарда да санитария бүлмәләре булдырылды. "Узган ел да дәваланган идем. Быел да табибка каралырга килгән җирдән хастаханәгә салып куйдылар. Шартлар бик яхшырган. Безнең өчен иң кирәге, уңайлысы - палатада туалет, душ булу. Хәтта җылы суга, комганга тикле бар", - ди югары кан басымыннан дәваланучы Әлфия апа Суфиянова. Сугыш ветераннары өчен билгеләнгән палата, инвалидлар өчен көйләнгән санузел бүлмәсе дә авыруларның үзенчәлекләрен искә алып төзекләндерелгән һәм җиһазландырылганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев