Сарманлылар продукция белән үзләрен тәэмин итәргә сәләтле
Россия Европадан кертелә торган азык-төлектән баш тартты. Чикләүләр 7 августтан башланды. Бу исемлеккә яшелчә, җиләк-җимеш, балык, сөт продуктлары керә. Куркырлык берни юк, ди белгечләр, чөнки Татарстан моңа кадәр дә халыкны үз продукциясе белән тулысынча тәэмин итәргә сәләтле иде. Проблема - бары үзебездә җитештерелгәнне юып, матур итеп төреп, сатуга куюда гына....
Россия Европадан кертелә торган азык-төлектән баш тартты. Чикләүләр 7 августтан башланды. Бу исемлеккә яшелчә, җиләк-җимеш, балык, сөт продуктлары керә.
Куркырлык берни юк, ди белгечләр, чөнки Татарстан моңа кадәр дә халыкны үз продукциясе белән тулысынча тәэмин итәргә сәләтле иде. Проблема - бары үзебездә җитештерелгәнне юып, матур итеп төреп, сатуга куюда гына. Дөрес, җиләк-җимеш белән бераз кыенлык бар. Аны хәл итү өчен алга таба үзебездәге алма бакчаларын торгызмакчылар. Норвегия балыкларына да алмашка үзебезнең сулыкларда тотылган балыклар бар. Тиздән Камчаткадан диңгез балыгы кайтачак. Бу хакта Татарстан Президентының аның белән килешүе дә бар.
- Чикләүләр кертелде дип, ыгы-зыгы булмады. Координацион совет районның барлык сәүдә үзәкләрендә булып, мониторинг үткәреп тора. Кибетләрнең халык өчен иң мөһим саналган 40 төрдәге продукциядән өзелеп торганы юк. Бәяләр дә бер тирәдәрәк тирбәлә. Ә инде кәбестәгә, бәрәңгегә бәяләр, киресенчә, төште, - ди район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Марат Яхин.
Республикада 2030 елга кадәр агросәнәгатьне үстерү юнәлешләре проекты да эшләнгән. Ул авылның социаль, икътисадый хәлен яхшыртуны үз эченә ала. Максат: үзебезнең җитештерүчегә күбрәк урын, аңа үз продукциясен сатарга тулы мөмкинлек бирү.
- Бу уңайдан шәхси хуҗалыклар, фермерлар үзләрендә җитештерелгән азык-төлек белән зур шәһәрләрдә үткәрелә торган ярминкәләргә йөри. Андый ярминкәләр август аеннан декабрьгә кадәр була. Безнекеләр Чаллыга бара. Моннан тыш, җитештерүчеләр үз продукцияләрен сатуны кибетләр белән килешү төзеп тә реализацияли, - ди Марат Яхин.
Ә менә терлек үстерү белән шөгыльләнүче фермер Александр Федюшов, үз продукциясен халыкка тәкъдим итү максатыннан, олы базар территориясендә ит кибете ачып җибәргән. Анда сарык, сыер, дуңгыз, тавык итләре бар. Заказга куян ите дә саталар. Аны, тавыкларны үзләре үстерәләр. Олы терлек итен шәхси хуҗалыклардан, фермерлардан килешү нигезендә дә сатып алалар. Бу ике як өчен дә отышлы: җитештерүче үз продукциясен кая куйыйм, кемгә тәкъдим итим, дип уфтанмый, сатып алучы да канәгать, ни дисәң дә, шәхси хуҗалыкта җитештерелгән, үзең тәрбияләп үстергән терлек итен халык яратып ала. Итләр сортларга бүленгән: сөяклесе, сөяксезе.
- Фаршка ите юынып алынган сөякләр шулпа өчен яхшы. Алар бары 35 сум гына тора. Өч төрле шашлыгыбыз, тозлы, ысланган "сало", фаршлар бар. Аларны үзебез әзерлибез, - диләр Федюшовлар.
Александр кибетне продукция белән тәэмин итсә, Галинада - исәп-хисап, оештыру, сату эшләре. Җәй, кышкы каникул чорларында аларга КФУның Чаллыдагы филиалында укучы кызлары Марина да ярдәм итә.
Базар мөнәсәбәтләре безне сыйфатлы, бәясе дә буй җитәрдәй товар алырга өйрәтте. Хәзер азык-төлекне генә түгел, ә башка төр сәнәгать продукциясенең дә без үзебездә җитештерелгәнен алырга тырышабыз. Үзебезнеке үзебезнеке инде - сыйфатлы.
Олы базар территориясендәге профнастил сату белән шөгыльләнүче Илгизә һәм Зөбәер Кашаповлар да 13 ел эшләү дәверендә халык ихтирамын яулады. Алар - Магнитогорск металл заводы белән тыгыз элемтәдә. Товар сертификацияләнгән. Бәяләр дә башкаларга караганда түбән - завод бәясеннән. Кибеттә өй тышлау, түбә ябу, капка, койма тоту өчен бөтен төрдәге калай, кыскасы, ни кирәк - "утеплитель"ләр, түбәдән су агызу җайланмалары, дисеңме - барысы да бар.
Каяндыр машина эзләп азапланасы да юк. Көнендә, сәгатендә дигәндәй, үзләре китереп бирә. Түләүне кичектерү мөмкинлеге дә булдырылган. Тимердән эшләнгән әзер кәрнизләр, тәрәзә яңаклары, "отлив"лар да бар. Аларны уллары Илнур дусты Илдар Хафизов белән махсус станокта матур итеп, бизәкләп үзе ясый. Заказлар да кабул итә.
- "Нульдән" башлаган идек. Хәзер, шөкер. Иң мөһиме - эшебезнең кешеләргә файда китерүе. Бер килгән кеше тагын килеп, товар алса, моннан да зур сөенеч юк. Товарың сыйфатлы булмаса, халыкны кибеткә тартып булмыйдыр ул, - ди Илгизә.
Сүз уңаеннан
Районда терлекчелек белән шөгыльләнүче 46 фермер бар. Быел җиде айда алар 26 миллион 574 мең сумлык продукция җитештергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев