САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар пенсия хокуклары турындагы хәбәрләрне гражданинның шәхси кабинетыннан беләләр

Гражданинның шәхси кабинетында, 2015 елдан башлап, пенсия хокуклары турында хәбәрне белү, пенсия фонды идарәсенә кабул итүгә язылу, пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итү, шәхси иминият счетының торышын белү, пенсия билгеләтергә гариза бирү, пенсияне алу төре буенча гариза бирү өчен электрон сервислардан файдаланырга мөмкин. Пенсия белән тәэмин итү буенча иң төп шарт...

Гражданинның шәхси кабинетында, 2015 елдан башлап, пенсия хокуклары турында хәбәрне белү, пенсия фонды идарәсенә кабул итүгә язылу, пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итү, шәхси иминият счетының торышын белү, пенсия билгеләтергә гариза бирү, пенсияне алу төре буенча гариза бирү өчен электрон сервислардан файдаланырга мөмкин.

Пенсия белән тәэмин итү буенча иң төп шарт булып пенсия балларының җитәрлек күләмдә булуы тора. Гражданнарга пенсия балларын исәпләү уңайлы булсын өчен шәхси кабинетта стажны, күчкән иминият кертемнәрен, пенсия балларын да кертеп пенсия хокуклары турында хәбәр урнаштырылган.

Пенсия хокуклары турындагы сервис 2015 елга кадәр хезмәт юлын башлаган гражданнарга иминият мәгълүматлары нигезендә пенсия билгеләтү өчен 15 ел хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентының 30 га тулу-тулмавын, пенсия күләмен исәпләү өчен хезмәт итә.

Хезмәт пенсиясен билгеләтү өчен 2015 елга кадәр 5 ел иминият стажы кирәк булса, 2015 елдан башлап ел саен берәр ел арта барып, 2025 елга 15 ел иминият стажы һәм 30 пенсия баллы кирәк. Пенсия баллары да 2015 елдан 6,6 баллдан башлап ел саен 2,4 баллга арта бара. 2016 елда хезмәт пенсиясенә чыгу өчен 9 пенсия баллы һәм 7 ел иминият стажы кирәк.

Шуның өчен дә гражданнарның рәсми төстә эшләүче оешмаларда хезмәт куюлары мөһим. Конвертта түләнгән хезмәт хакы белән 15 елда 30 балл җыеп булмаска һәм гражданинның пенсиягә хокукы булмаска мөмкин.

Иминият пенсиясе күләме пенсия балларын аның бәясенә тапкырлап, шуңа 4558,93 сум күләмендәге аерым бер түләүләрне кушып табыла. 2016 елда бер баллның бәясе 74,27 сум.

2015 елның 1 январеннән башлап һәрбер ел өчен пенсия баллы күчкән иминият кертемнәрен аның нормативына бүлгәннән соң 10 га тапкырлап табыла. Норматив иң югары салым базасыннан чыгып исәпләнә. 2016 ел өчен ул 796 мең сум хезмәт хакының 16% ы күләмендә, ягъни 127360 сум.

Яңа пенсия коэффициентының максималь күләме иминият кертемнәре генә итеп формалаштырганнарга бер елга - 10, иминият һәм тупланма кертемнәр итеп формалаштырганнарга 6,25. Әлеге максималь коэффициентлар 2021 ел өчен каралган. Аңа кадәр күчеш чорында коэффициентлар кимрәк итеп билгеләнә. 2016 ел өчен максималь коэффициент - 7,83.

Шулай ук эшләүче пенсионерларга да пенсияләрен яңадан исәпләү өчен максималь коэффициент билгеләнде. Ул иминият кертемнәрен генә формалаштырганнарга - 3, иминият һәм тупланма кертемнәр формалаштырганнарга - 1,875.

Шәхси кабинетта пенсия калькуляторының яңартылган вариантын кулланырга була. Ул ике блоктан тора: булдырылган пенсия хокуклары һәм үзеңнең киләчәгеңне модельләү. Һәрбер иминиятләнмәгән ел өчен, бала карау чорларыннан башка, 1,8 пенсия коэффициенты каралган. Болар - армиядә хезмәт итү чоры, 1 группа инвалидны, 18 яшькәчә инвалид баланы карау, эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә тору, 1,5 яшькәчә бала карау периодлары. Башка иминиятләнмәгән чорлардан аермалы буларак бала карау чоры өчен беренче балага 1,8, икенче балага 3,6, өченче һәм дүртенче балаларга 5,4 әр балл билгеләнгән.

Пенсия яшенә җитеп тә пенсиягә чыгу өчен мөрәҗәгать итмәгәндә премиаль пенсия коэффициентлары каралган. Мәсәлән, пенсияне биш ел буена рәсмиләштермәгәндә пенсиянең иминият өлеше 45 % ка , аерым бер түләү өлеше 36 % ка арта.

Пенсия белән тәэмин итү битендә хәзерге вакытта сезнең нинди төр пенсияләргә хокуклы икәнегез күренә.

2015 елның 31 декабреннән соң 1967 елгы һәм аннан яшьрәкләр өчен пенсия белән тәэмин итү вариантын сайлау мөмкинлеге бетте.

2015 елга кадәр булган пенсиянең тупланма өлеше инвестицияләнә һәм пенсиягә чыккач тулы күләмдә түләнә. Иминият һәм тупланма өлешне сайлаганнар теләгән вакытта иминият өлеше файдасына пенсиянең тупланма өлешеннән баш тарта ала.

2015 елның 1 январеннән беренче тапкыр иминият кертемнәре формалаштырганнар әле 5 ел дәвамында пенсия белән тәэмин итү вариантын сайлый ала. 23 яше тулмаганнар өчен, 5 ел вакыт узса да, әлеге вакыт 23 яшь тулган елның 31 декабренә кадәр озайтыла.

Пенсия тупланмаларының сакланышын тәэмин итү максатыннан бер иминиятләүчедән икенчесенә күчү тәртибен исегезгә төшерәбез. Әгәр күчү турында гариза беренче иминият кертемнәре исәпләнгән вакыттан алып биш елдан соң бирелә икән, пенсия тупланмалары инвестиция кертемнәре белән бергә күчә. Әгәр вакытыннан алда, ягъни 5 ел үткәнче бер иминиятләүчедән икенче иминиятләүчегә күчәргә гариза бирелсә, пенсиянең тупланма өлеше гариза язылган елдан соң килгән елда инвестиция кертемнәреннән башка гына соңгы иминиятләүчедән яңа иминиятләүчегә күчә.

Шуны да онытмаска кирәк, пенсия кертемнәрен бер иминиятләүчедән икенчесенә тупланма пенсия билгеләнгәнгә кадәр генә күчерергә мөмкин.

"Мәҗбүри пенсия системасында пенсия белән тәэмин итү" битендә пенсия тупланмаларын формалаштыру ысулы, пенсия тупланмаларын формалаштыручы иминиятләүче хакында, пенсияне формалаштыруда дәүләт ярдәме программасында катнашу-катнашмавыгызны күрергә була.

Дәүләт ярдәме программасы кысаларында әлеге программага 2014 елның 31 декабренә кадәр кергәннәр һәм 2015 елның 31 январенә кадәр взнос түләгәннәр киләчәктә булачак пенсияләре өчен пенсиянең тупланма өлешенә өстәмә иминият взнослары кертә алалар. Әлеге кертемнәрне дәүләт софинанслый. 2014 елның 5 ноябреннән 31 декабренә кадәр программага кергән пенсионерларга дәүләт ярдәме бирелми.

Моннан кала пенсия тупланмаларын ана капиталы акчаларын пенсиянең тупланма өлешенә күчерү юлы белән дә арттырырга мөмкин.

"Шәхси учет мәгълүматлары турында хәбәр алу" битендә шәхси счетыгызда булган мәгълүматларны күрергә була. Монда стаж, хезмәт хакы һәм иминият кертемнәре, пенсия баллары турында тулы мәгълүмат күренә.

"Иминиятләнгән затның шәхси кабинеты" ярдәмендә барлык төр - картлык, инвалидлык, караучысын югалтканлык буенча пенсия билгеләтергә, аны алу юлын сайларга электрон рәвештә гариза бирергә мөмкин.

Пенсия фонды идарәсенә килеп мөрәҗәгать иткәндәге кебек үк гаризаны пенсиягә хокук җитәргә 30 көн яки аннан кимрәк вакыт калгач бирергә кирәк.

Гариза бирү тәртибе берничә адымнан тора: 1- адымда гариза биреләсе пенсия фонды идарәсе сайлана һәм гражданлык мәгълүматлары тутырыла.

2-адымда гариза бирүченең мәгълүматлары тутырыла. Анкета мәгълүматлары программада формалаша. Туган урын һәм яшәү урыны тутырыла.

3-адым пенсия билгеләү. Нинди төр пенсия билгеләнүе сайлана. Аннан соң мөрәҗәгать иткән вакытка эшләү-эшләмәү, синең карамагыңда эшләмәүче, карауга мохтаҗ гаилә әгъзәлары булу-булмау, көч структураларыннан пенсия алу-алмау турында мәгълүматлар тутырыла. Пенсиягә өстәмә Федераль социаль түләүләр билгеләтергә риза дигән тамга куела.

4-адым пенсияне алу юлын сайлау. Гаризаны язганда " Мин хәзер пенсияне алу турында мәгълүматны күрсәтәм" дигән билге куярга кирәк. "Пенсияне илтеп җиткерү" турындагы бүлектә пенсия китерелергә тиеш ел һәм ай белешмә аша күрсәтелә.

Моннан соң пенсияне нинди юл белән, почта яки кредит оешмасы аша алырга теләвеңне сайларга кирәк. Почта аша булганда пенсияне китерү өчен адрес күрсәтелә. Банк аша алырга теләсәң кредит оешмасының тулы исеме, пенсия кучерү өчен счет номеры, банк картасының счет номеры күрсәтелә.

"Мәгълүмат бирү" бүлегендә "Мин кисәтелдем" дигән билге куярга һәм "Гаризаны җибәрәм" төймәсенә басарга кирәк. Соңыннан электрон гаризаны тикшереп чыгу сорала.

Иминиятләнгән затның шәхси кабинетында гаризаңның кайсы стадиядә икәнлеген "Мөрәҗәгать итү тарихы" бите аша күрергә мөмкин.

Шулай ук Пенсия фонды интернет-сайтының "Гражданинның шәхси кабинеты" нда пенсия күләме һәм социаль түләүләр турында мәгълүмат алу, айлык акчалата түләүләр өчен гариза бирү, ана капиталы акчаларының күләме, аның калган суммасы турында мәгълүмат алу, ана капиталы сертификатын алу, әлеге акчаларны куллану турында гариза белән мөрәҗәгать итү сервислары бар.

Тиздән Пенсия фонды интернет-сайтында иминиятләүченең шәхси кабинетын ачу күздә тотыла. Яңа кабинетка керү өчен бердәм тәңгәлләштерү системасында алдан теркәлергә тәкъдим итәбез. Әлеге кабинетта мәҗбүри пенсия һәм медицина иминияте, алыш-биреш турында мәгълүматлар, пеня, иминият взнослары исәпләү калькуляторлары, исәп-хисап турында мәгълүмат сервисларын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Шулай ук алдан әзерләнгән документларны җибәрергә мөмкин булачак.

Бүгенгесе көндә шәхси кабинетка керү өчен алынган пароль белән дәүләт хезмәтләре порталыннан да файдаланырга була. Мәсәлән, портал аша паспорт алыштырырга , шәхси учет мәгълүматларын белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев