САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар Пенсия фондыннан шалтыратуларга әзер булырга тиешләр

Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе республика халкына киң масштаблы автомат рәвештә адреслы шалтырату уздыра. Шалтырату кабул иткән гражданнарга, эш стажын раслау максатыннан, пенсия фонды идарәсенo тиешле документлар белән килергә кирәк. Пенсия фонды, яңа кагыйдәләр буенча, Федераль закон нигезендә 2015 елның 1 гыйнварына кадәр пенсия хокукларын яңача, балларга...

Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе республика халкына киң масштаблы автомат рәвештә адреслы шалтырату уздыра. Шалтырату кабул иткән гражданнарга, эш стажын раслау максатыннан, пенсия фонды идарәсенo тиешле документлар белән килергә кирәк.

Пенсия фонды, яңа кагыйдәләр буенча, Федераль закон нигезендә 2015 елның 1 гыйнварына кадәр пенсия хокукларын яңача, балларга күчереп исәпләячәк. 2015 елдан пенсия хокукларын формалаштыру һәм пенсия хисаплау яңа тәртиптә була. Гражданнарның шәхси иминият счетындагы барлык пенсия хокуклары балларга күчереп хисапланачак.

Автомат шалтыратулар 2002 елның 1 гыйнварына кадәр шәхси иминият счетларында мәгълуматлары булмаган гражданнарга гына кагыла. Бу мәгълуматлар булмаганда пенсия хокукларын яңача исәпләп булмый.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, эшләмәүче гражданнарның, шәхси эшмәкәрләрнең һәм башка кайбер категория гражданнарның Пенсия фондында бу мәгълүматлары юк.

Шалтыратылган гражданнарга тиз арада паспорт, иминият таныклыгы (СНИЛС), хезмәт кенәгәсе, хәрби хезмәт билеты белән Пенсия фонды идарәсенә килүләре сорала. Әгәр сораулар туса, яисә 2002 елга кадәр эш стажы булмаса, Пенсия фонды идарәсенә 2-43-08 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.

"Шушы рәвешле стажны раслау пенсиягә чыгу вакытыгыз житкәч, стажга бәйле күп төрле документлар җыеп йөрмәс өчен эшләнә. Әгәр бу стажларыгыз расланмаса, пенсия исәпләгәндә 2002 елга кадәр булган эш стажыгыз төшеп кала һәм пенсиягезнең күләме кими", - диде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Марсель Имамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев