САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар Пенсия фонды хезмәтләрен интернет аша алалар

Бүгенгесе көндә өйдән чыкмыйча гына Россия Пенсия фондының күпчелек дәүләт хезмәтләрен интернет аша алырга мөмкин. Мондый мөмкинлекне кулланмыйча калмагыз! Пенсия фонды тарафыннан электрон рәвештә күрсәтелүче барлык төр хезмәтләр һәм сервислар Россия Пенсия фонды сайтының бердәм порталында урнаштырылган. Гражданинның шәхси кабинеты сервисындагы пенсия һәм социаль түләүләр бүлегендә пенсия һәм айлык акчалата...

Бүгенгесе көндә өйдән чыкмыйча гына Россия Пенсия фондының күпчелек дәүләт хезмәтләрен интернет аша алырга мөмкин. Мондый мөмкинлекне кулланмыйча калмагыз!

Пенсия фонды тарафыннан электрон рәвештә күрсәтелүче барлык төр хезмәтләр һәм сервислар Россия Пенсия фонды сайтының бердәм порталында урнаштырылган.

Гражданинның шәхси кабинеты сервисындагы пенсия һәм социаль түләүләр бүлегендә пенсия һәм айлык акчалата түләүләр билгеләүгә, пенсия түләүгә гариза бирергә мөмкин. Моның өстенә пенсия күләме һәм социаль түләүләр турында белешмәгә заказ бирергә була, социаль ярдәмгә мохтаҗлар федераль регистрның күчермәсен ала ала.

Ана капиталы бүлегендә ана капиталы сертификатын алырга һәм аны кулланырга гариза бирергә мөмкин. Шулай ук ана капиталы акчаларының күләме яисә күпме калганлыгы турында белешмәгә заказ бирергә була.

Пенсия хокукларын формалаштыру бүлегендә пенсия баллары санын, стажны, иминият взнослары күләмен, пенсия тупланмалары турында, шул исәптән пенсиягә дәүләт ярдәме программасы кысаларында, иминиятләүче хакында, пенсия белән тәэмин итү варианты турында белергә мөмкин.

Иминиятләүче кабинеты электрон сервисы барлык төр иминиятләүчегә дә исәпләнгән һәм түбәндәге мөмкинлекләрне эченә ала: сайланган чорга исемлек алу, иминият взнослары буенча исәп-хисап торышы, түләү кәгазьләре формалаштыру һәм башкалар. Кабинетта өстәмә сервислардан да файдаланырга мөмкин: үз фикереңне язарга, мәгълүмат алырга, иминиятләүче Кабинетын бәяләргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев