САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар нинди бәйрәм хөрмәтенә ял иткәннәрен беләләрме?

Ха­лык­лар Бер­дәм­ле­ге кө­не, дип бәй­рәм итәр­без шат­ла­нып. ­Кү­ңел­ләр­дә­ге со­рау­лар­га у­ңай чи­ше­леш ке­нә та­бып - ки­тәр­без дәр­рәү ка­нат­ла­нып. Ман­сур Шаһи­мәр­да­нов. 4 но­ябрь - Ха­лык­лар бер­дәм­ле­ге кө­не. Ту­гы­зын­чы ел шу­шы көн уңа­ен­нан ял ит­сәк тә, ара­быз­да аның ту­рын­да бел­мәү­че­ләр дә шак­тый. Ме­нә нәр­сә уй­лый бу бәй­рәм ту­рын­да Сар­ман хал­кы. Ай­гөл, Сар­ман: -...

Ха­лык­лар Бер­дәм­ле­ге кө­не,

дип бәй­рәм итәр­без шат­ла­нып.

­Кү­ңел­ләр­дә­ге со­рау­лар­га

у­ңай чи­ше­леш ке­нә та­бып -

ки­тәр­без дәр­рәү ка­нат­ла­нып.

Ман­сур Шаһи­мәр­да­нов.

4 но­ябрь - Ха­лык­лар бер­дәм­ле­ге кө­не. Ту­гы­зын­чы ел шу­шы көн уңа­ен­нан ял ит­сәк тә, ара­быз­да аның ту­рын­да бел­мәү­че­ләр дә шак­тый. Ме­нә нәр­сә уй­лый бу бәй­рәм ту­рын­да Сар­ман хал­кы.

Ай­гөл, Сар­ман:

- Нин­ди бәй­рәм икә­нен бел­мим, кы­зык­сын­га­ным да бул­ма­ды. Иң мө­һи­ме, ял би­рә­ләр, мин мо­ңа бер дә кар­шы тү­гел.

Ли­лия, Җә­лил:

Ха­лык­лар­ны бер­ләш­те­рү­дә бу көн­нең фай­да­сы бар­дыр, дип уй­ла­мыйм. Хө­кү­мә­те­без­нең мил­ли сә­я­сә­те исә бик "к­ре­а­тив": урыс + та­тар + ма­ри + я­һү­ди һ.б. = үзе­нең ту­ган те­лен, ди­нен югалт­кан Макс­лар­дан, Дэн­нар­дан тор­ган, поп­са, шан­сон­га мө­киб­бән ки­тү­че "рос­си­яле мил­ләт".

Ай­рат, Сар­ман:

- Мин бу да­та­га, дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, би­та­раф­рак ка­рыйм. Бәй­рәм бу­ла­рак ка­бул ит­мим.

Ал­су, Сар­ман:

- Кеч­ке­нә­дән баш­ка мил­ләт ке­ше­лә­ре­нең төс-кы­я­фә­те, яшәү рә­веш­лә­ре, тел­лә­ре, моң­на­ры бе­лән бик кы­зык­сы­на идем. Мил­ли җан­лы ке­ше үз мил­лә­те­нең ге­нә тү­гел, баш­ка мил­ләт­ләр­нең дә чә­чәк ату­ын те­ли, ул: "Ми­нем өчен үз ана те­лем ни­чек га­зиз бул­са, алар өчен дә үз тел­лә­ре шу­лай ук ка­дер­ле, аһәң­ле бит", - дип уй­лый бе­лә. Бу бәй­рәм, ми­нем­чә, шу­ны ис­кәр­теп то­ра.

Әл­фия, Өчи­ле Сак­лау:

- Әл­бәт­тә, бу көн ми­нем өчен бәй­рәм. Олы бәй­рәм. Без­нең бу олы иле­без­дә төр­ле мил­ләт­ләр яши, дус та­ту яшәү күп­кә ях­шы­рак. Бер­дәм бул­сак кы­на, без ты­ныч яши ала­быз.

Ләй­лә, Җәлил:

- Ми­нем та­ныш­ла­рым ара­сын­да бу бәй­рәм­нең ки­леп чы­гы­шын, аның нин­ди көн икән­ле­ген бе­лү­че­ләр юк. Ә мин кы­зык­сы­ныр­га ки­рәк, дип тап­тым. 1612 нче ел­ның 4 нче но­яб­рен­дә Кузь­ма Ми­нин һәм Дмит­рий По­жарс­кий җи­тәк­че­ле­ген­дә ха­лык опол­че­ни­е­се Мәс­кәү­не по­ляк ин­тер­вент­ла­рын­нан азат ит­кән­нәр, ба­тыр­лык һәм бер­дәм­лек үр­нә­ген күр­сәт­кән­нәр. Бәй­рәм­нең ки­леп чы­гы­шы ту­рын­да баш­ка фи­кер­ләр дә бар. Әм­ма ми­нем өчен но­ябрь ба­шы элек­ке­ге Ок­тябрь бәй­рә­ме бу­ла­рак ка­дер­ле. Бө­тен ха­лык урам­га чы­га, ма­тур итеп де­монст­ра­ци­яләр үт­кә­ре­лә, һәр­кай­да бәй­рәм ру­хы, бәй­рәм тан­та­на­сы өс­тен­лек итә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев