Сарманлылар Мәскәүдә дә, Сочида да мөһим роль уйныйлар
Сочи-2014 Марат Сәлахов: - Мин Сочига чаңгы юлларында трасса салучы буларак килдем, безне судьялар дип йөртәләр. Татарстаннан андыйлар без - бишәү. Монда килү мөмкинлеге чыгуга мин бик шат: үзем дә олы чаңгы юлларында шөгыльләнә алам, якыннан ярышларны күзәтәм. Буш вакытларда биатлон карыйм. Барлык чаңгы "йолдызларын" күрдем - тәэсир-кичерешләрем онытылмаслык булды....
Сочи-2014
Марат Сәлахов:
- Мин Сочига чаңгы юлларында трасса салучы буларак килдем, безне судьялар дип йөртәләр. Татарстаннан андыйлар без - бишәү. Монда килү мөмкинлеге чыгуга мин бик шат: үзем дә олы чаңгы юлларында шөгыльләнә алам, якыннан ярышларны күзәтәм. Буш вакытларда биатлон карыйм. Барлык чаңгы "йолдызларын" күрдем - тәэсир-кичерешләрем онытылмаслык булды. Олимпиада бик матур бара. Бәлки, чаңгычылар өчен уңышлы да түгелдер, медальләр аз. Ярышлар тауда "Лаура" стадионында үтә. Үзебез "Красная поляна"да яшибез.
Сочи
Кышкы уеннар:
88 ил катнаша
15 спорт төре буенча
98 комплект медаль уйнатыла
Символлары - Ак аю, куян, гепард
Үткәрү урыны - "Фишт"стадионы
Мәскәү-1980
Моннан 34 ел элек булган бөек вакыйга - Мәскәүдә узган Олимпиаданың шаһитлары арасында Рәүф Исламов белән Бернат Хөснетдинов та булган.
Районга 2 юллама кайткан була. Шифаханәнең комсомол секретаре буларак, берсен Рәүф Гәлимәрдановичка бирәләр.
- Бүгенгедәй хәтеремдә: Казанда Халыкара яшьләр туризмы бюросында төркемнәргә тупланып, поезд белән киттек, - дип искә ала Рәүф абый. - Иң элек Бернат Хөснетдинович барып кайтты. Ул ачылу тантанасында, берничә төр ярышларда булган. Аннан мин киттем. Ярымфинал, финал уеннарында тамашачы буласы идем. Мөмкин булганнары белән генә чикләнмәдем, тырыша торгач, үзем теләгән бокс, волейбол, баскетбол, җиңел атлетика, ат спорты уеннарын карауга да ирештем. Теләк булса, җаен табарга була икән ул. Хәтта ябылу тантанасында катнашу да насыйп булды. 20 кешедән торган төркемнәргә дүртәр генә билет бирделәр. Берсе - җитәкчегә, калганнарына жирәбә салдылар. Шулвакыт бер билет миңа чыкты. Андагы гаҗәеп матурлыкны күреп, таң калдым. Иң соңыннан Олимпиада Мишкасын күккә очырдылар. Бик якын утырган идем, барысын да күреп тордым. Ул күренеш әле дә матур хәтирә булып саклана күңелдә. Гомумән, уеннар бик тыныч үтте, саклык хезмәте, уяу булып, үз эшен җаваплы башкарды. Спортны үз итүче буларак, бүген дә Сочида баручы Олимпиада уеннарының берсен дә калдырмый күзәтеп барам, уенчылар өчен җан атып утырам, уңышсызлыклары булса, борчылам. Форсаттан файдаланып, барлык ир-егетләрне якынлашып килүче бәйрәмебез белән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, уңышлар телим.
Рәүф абый Мәс-кәүдән бик күп сувенирлар алып кайткан, туганнарына да бүләк иткән. Берничәсе үзендә дә саклана икән. Өстендәге спорт костюмы да - Олимпиадага киеп барганы.
Мәскәү
Җәйге уеннар:
80 ил катнашты
21 спорт төре буенча
203 комплект медаль уйнатылды
Символы - Олимпия Аюы
Үткәрү урыны -"Лужники"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев