САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарманлылар "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә катнаша алалар

Аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә алынган балаларга, инвалид балаларга һәм башка социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе старт алды. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында һәм "Электрон Татарстан" инфоматларында яшерен һәм ачык рәвештә хәйрия кертемен салу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы...

Аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә алынган балаларга, инвалид балаларга һәм башка социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе старт алды.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында һәм "Электрон Татарстан" инфоматларында яшерен һәм ачык рәвештә хәйрия кертемен салу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.

Барлык җыелган акчалар, мәктәп портфеле комплектын алу өчен, хәйрия фондына җибәрелә. Татарстанда 2014 ел - Мәдәният елы кысаларында портфельга Татарстан Республикасы тарихи-мәдәни мирасы турында китаплар, альбомнар, төбәк компонентын исәпкә алып, балалар әдәбияты кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев