САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар Мисырдан кайтартылган җиләк белән сак булырга тиешләр

Мисырдан кайтартылган туңдырылган җиләк ашап, АКШның алты штатында яшәүче кешеләр А гепатиты йоктырганнар, дип хәбәр итә CNN. "Сәламәтлек саклау оешмалары Вирджиния штатында 44 кешенең, Мэриленд штатында 4 кешенең, Көнбатыш Виргиниядә 4, Төнъяк Каролина, Орегон һәм Висконсин штатларында берешәр кешенең авыруы турында хәбәр итә", - диелә чыганакта. "Авыруның инкубацион периоды чагыштырмача...

Мисырдан кайтартылган туңдырылган җиләк ашап, АКШның алты штатында яшәүче кешеләр А гепатиты йоктырганнар, дип хәбәр итә CNN.

"Сәламәтлек саклау оешмалары Вирджиния штатында 44 кешенең, Мэриленд штатында 4 кешенең, Көнбатыш Виргиниядә 4, Төнъяк Каролина, Орегон һәм Висконсин штатларында берешәр кешенең авыруы турында хәбәр итә", - диелә чыганакта.

"Авыруның инкубацион периоды чагыштырмача озын булганлыктан (ул 15-50 көн тәшкил итә), без авыручылар саны тагын да артыр дип фаразлыйбыз", - дигән CDC сәламәтлек саклау оешмасы секретаре Нора Спенсер-Лаволл.

"Кайбер авыручыларда симптомнар инде май аенда ук барлыкка килә башлаган, әмма сәламәтлек саклау органнары инфекция чыганагын ачыклый алмаганнар", - диелә хәбәрдә.

CDC мәгълүматы буенча, авыручыларның барысы да диярлек Вирджиниядә һәм башка штатларда урнашкан Tropical Smoothie Cafe кафесында тропикларда үсүче җимешләрдән ясалган смузи эчкән.

А гепатиты - кискен йогышлы авыру. Ул ризык һәм су аша кешегә күчәргә мөмкин.

А гепатитының хроник стадиясе булмый, ул бавырга да дәвамлы зыян салмый. А гепатиты вирусы йоктырган кешедә әлеге инфекциягә каршы гомерлек иммунитет барлыкка килә. Авырмас өчен, вакцина кулланырга кирәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев