САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар медузалар белән дәвалана башлармы?

Диңгездә ял иткәндә, медузаларны еш очратабыз. Гадәти булмаган бу тереклек ияләре, галимнәр исәпләвенчә, моннан 650 миллион ел элек барлыкка килгәннәр. Алар диңгезләрдә өске өлештән иң аскы катларга кадәр яшиләр. Хәтта аларның төче суларда яши торган төрләре дә бар. Медузалар турындагы фактларны өйрәнеп, тикшеренүчеләр шундый нәтиҗәгә килгәннәр: алар кешеләргә стресстан арынырга...

Диңгездә ял иткәндә, медузаларны еш очратабыз. Гадәти булмаган бу тереклек ияләре, галимнәр исәпләвенчә, моннан 650 миллион ел элек барлыкка килгәннәр. Алар диңгезләрдә өске өлештән иң аскы катларга кадәр яшиләр. Хәтта аларның төче суларда яши торган төрләре дә бар. Медузалар турындагы фактларны өйрәнеп, тикшеренүчеләр шундый нәтиҗәгә килгәннәр: алар кешеләргә стресстан арынырга ярдәм итәләр. Медузаларның акрын, салмак хәрәкәтләре тынычландыргыч тәэсир итә. Шуны искә алып, японнар медузаларны аквариумда үрчетә башлаганнар. Мәшәкатьле һәм кыйммәт булса да, ул үзен аклый, диләр алар. Бу тормыш ташкынында, бәлки, безгә дә шулай тынычланыргадыр?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев