Сарманлылар өлкәннәрне хөрмәт итәме?
Күп кенә кешеләрнең шәхси автомобильләре булса да, җәмәгать транспортында йөрүчеләр дә шактый. Анда төрле хәлләргә тап буласың. Иң күзгә ташлана торганы - өлкәннәргә урын бирмәү. Яшьләр кайсы көлешеп, кайсы йоклап, кайсы наушниктан музыка тыңлап барырга яраталар. Йоклаган булып кыланучылар да бар. Бу бер дә матур күренеш түгел инде. Ата-аналарыбызга, әби-бабайларыбызга,...
Күп кенә кешеләрнең шәхси автомобильләре булса да, җәмәгать транспортында йөрүчеләр дә шактый. Анда төрле хәлләргә тап буласың. Иң күзгә ташлана торганы - өлкәннәргә урын бирмәү. Яшьләр кайсы көлешеп, кайсы йоклап, кайсы наушниктан музыка тыңлап барырга яраталар. Йоклаган булып кыланучылар да бар. Бу бер дә матур күренеш түгел инде. Ата-аналарыбызга, әби-бабайларыбызга, хатыннарыбызга, сеңелләребезгә җәмәгать транспортында урын бирмәсәләр, бер дә рәхәт булмас. "Үзебезнең дә картаясы бар", дип уйларга кирәк.
Ә сез бу турыда ни уйлыйсыз, хөрмәтле газета укучылар? Фикерләрегезне шушы яңалык астында комментарийларда калдыра аласыз.
Өлкәннәргә хөрмәт турында газетабызның 17 июнь саныннан Илназ Сираевның "Замана гаеплеме?" дигән язмасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев