САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманлылар җиңүчеләр арасында

Апрель аенда Түбән Кама шәһәрендә СССРның спорт мастеры, тренер Ольга Першина истәлегенә өстәл теннисы буенча XVI Бөтенроссия турниры үтте. Анда 225 спортчы 5 яшь төркемендә көч сынашты. 2004 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Азалак мәктәбе укучысы Айрат Гәрәйханов өченче урынны алды. 2002-2003 елгы егетләр арасында уеннар нәтиҗәләре буенча Сарман...

Апрель аенда Түбән Кама шәһәрендә СССРның спорт мастеры, тренер Ольга Першина истәлегенә өстәл теннисы буенча XVI Бөтенроссия турниры үтте. Анда 225 спортчы 5 яшь төркемендә көч сынашты.

2004 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Азалак мәктәбе укучысы Айрат Гәрәйханов өченче урынны алды. 2002-2003 елгы егетләр арасында уеннар нәтиҗәләре буенча Сарман гимназиясенең ике укучысы пьедесталга менделәр - Динар Йосыпов беренче булса, Булат Латыйпов өченче булды. Динар шулай ук үзеннән ике яшькә зурраклар белән дә уйнады (2000-2001 елгылар) һәм алар арасында да җиңүче булып танылды. Егетләрнең тренеры - Тәлгать Аһунов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев