САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманлылар грипптән саклану чараларын алдан күрергә тиешләр

Республикада гриппка каршы прививка кампаниясенә старт бирелде, вакцинаның беренче партиясе - 416 мең доза кайтарылды. Районда бу кампания ничек үткәреләчәк? Әлеге сорау белән район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Булат Шәймәрдановка мөрәҗәгать иттек. - Быелгы грипп сезонында район халкының 40 процентына вакцинация үткәрү планлаштырылды. Бу эпидемияне булдырмаска, мөмкин кадәр күбрәк кешенең сәламәтлеген...

Республикада гриппка каршы прививка кампаниясенә старт бирелде, вакцинаның беренче партиясе - 416 мең доза кайтарылды. Районда бу кампания ничек үткәреләчәк? Әлеге сорау белән район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Булат Шәймәрдановка мөрәҗәгать иттек.

- Быелгы грипп сезонында район халкының 40 процентына вакцинация үткәрү планлаштырылды. Бу эпидемияне булдырмаска, мөмкин кадәр күбрәк кешенең сәламәтлеген кайгыртырга ярдәм итәчәк. Исегезгә төшерәбез: узган ел прививка халыкның 28 процентына ясалган иде. Грипп сезонында республика халкының 10,9 проценты грипп һәм кискен сулыш юллары инфекциясе белән авырды. Шул исәптән грипп белән авыручылар 536 булды һәм аларның барысы да - прививка ясатмаучылар. Шулай ук грипп белән авырган 147 баланың берсенә дә гриппка каршы прививка ясатылмаган булган.

Түләүсез вакцинациягә килгәндә, ул бакча һәм мәктәп яшендәге балаларга, урта һәм югары уку йортлары студентларына, аерым һөнәр ияләренә - медицина, мәгариф, транспорт, коммуналь һәм башка шуның кебек сфера хезмәткәрләренә, йөкле хатын-кызларга, 60 яшьтән өлкәннәргә ясала.

Республика сәламәтлек саклау оешмаларында зурларга гриппка каршы прививкалар ясала башлады. Без дә район халкын үзләренә дә, балаларына да прививка ясату хәстәрлеген күрә башларга чакырабыз. Хәзер - вакцинация үткәрү өчен иң кулай вакыт. Вакцинаның саклагыч тәэсире аны ясатканнан соң 8-12 көн үткәч барлыкка килә. Ә хәлсезләнгән һәм өлкән кешеләрдә - 1-1,5 айдан соң. Шулай итеп, грипп үзегезне борчымасын, дисәгез, тиз арада прививка ясатыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев