САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманлылар гриппка каршы прививка ясаталар

Бүген, 22 сентябрь көнне, район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре Сармандагы үзәк базарда теләгән кешеләргә гриппка каршы вакцинация ясадылар. Прививка төшкә кадәр 39 кешегә ясалса, аннан соң да ашыгыч ярдәм машинасы янына килүчеләр шактый булды. - Быел авыр грипп көтелә икән. Җомга көнне уколны базарда да ясатып була икән, дип "Сарман"...

Бүген, 22 сентябрь көнне, район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре Сармандагы үзәк базарда теләгән кешеләргә гриппка каршы вакцинация ясадылар.

Прививка төшкә кадәр 39 кешегә ясалса, аннан соң да ашыгыч ярдәм машинасы янына килүчеләр шактый булды.

- Быел авыр грипп көтелә икән. Җомга көнне уколны базарда да ясатып була икән, дип "Сарман" гәҗитеннән укып белдек, дип килделәр, - ди табиб-эпидемиолог Линера Габделхакова.

Кызыксынучы кешеләргә Линера ханым шунда ук грипптан саклану, авырган очракта нишләргә кирәклеге хакында киңәшләр бирде. Ул үзе прививканы беренчеләрдән булып ясаткан. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Илдус Шакиров үзе дә быел нәтиҗәле саклану чарасыннан баш тартмаган.

- Башка елларны ясатмый идем, быел ясатырга булдым. Чыннан да 2009-2010 елларда булган дуңгыз гриппы кабатланса, хәлләрнең җитди булуы ихтимал, - ди ул.

Сарманлыларның исләренә төшерәбез: грипп һәм аннан саклану чаралары хакындагы язма газетабызның 20 сентябрь санында басылган иде. Шуны да искәртәбез - прививканы район үзәк хастаханәсендә дә ясатырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев