САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар "Гиндукуш"та булдылар

«Юлтимер төп гомуми белем бирү мәктәбе"укучылары республикабызда бердән бер булган Тукай районы Иске Абдул авыл җирлегендә урнашкан "Гиндукуш" хәрби-патриотик музеенда экскурсиядә булдылар. Музейга әфган сугышыннан исән-сау әйләнеп кайткан шушы авыл егетләре нигез салган. Егетләрнең берсе -Айбулат Мөнир улы һәм аның хәләл җефете Резедә ханым бүген "Гиндукуш"музеен җитәклиләр, Бөтенроссия конкурсларында катнашып...

«Юлтимер төп гомуми белем бирү мәктәбе"укучылары республикабызда бердән бер булган Тукай районы Иске Абдул авыл җирлегендә урнашкан "Гиндукуш" хәрби-патриотик музеенда экскурсиядә булдылар. Музейга әфган сугышыннан исән-сау әйләнеп кайткан шушы авыл егетләре нигез салган. Егетләрнең берсе -Айбулат Мөнир улы һәм аның хәләл җефете Резедә ханым бүген "Гиндукуш"музеен җитәклиләр, Бөтенроссия конкурсларында катнашып грантлар отканнар. Анда йөргәндә үзеңне башкала музейларында йөргән кебек хис итәсең, искиткеч зәвык белән эшләнгән, экспонатларга бай. Укучылар Әфган сугышы ветераны Айбулат Мөнир улының сөйләвен бик яратып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әңгәмә чәй өстәле янында да дәвам итте.

Музейдан алган тәэсирләр укучылар күңелендә озак сакланыр.

Мәгълүмәт сайттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев