САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда “Ел тәрбиячесе” билгеле булды

Республикабызда киң колач белән укучыларга, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем-тәрбия бирүчеләрнең һөнәри бәйгеләре бара. Бу бәйгеләрнең әһәмияте шунда: алар укытучы һәм тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын үстерәләр, яңалыкка юл күрсәтәләр, нәтиҗәгә ирешү методлары, үзенчәлекле эш алымнары белән таныштыралар. Халкыбыз юкка гына: "Белгәннәрдән өйрән" димәгән бит ул. Районыбызның балалар бакчаларында эшләүчеләр арасында "Ел тәрбиячесе"...

Республикабызда киң колач белән укучыларга, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем-тәрбия бирүчеләрнең һөнәри бәйгеләре бара. Бу бәйгеләрнең әһәмияте шунда: алар укытучы һәм тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын үстерәләр, яңалыкка юл күрсәтәләр, нәтиҗәгә ирешү методлары, үзенчәлекле эш алымнары белән таныштыралар. Халкыбыз юкка гына: "Белгәннәрдән өйрән" димәгән бит ул.

Районыбызның балалар бакчаларында эшләүчеләр арасында "Ел тәрбиячесе" конкурсының финал өлеше Җәлил бистәсендәге 6 нчы санлы балалар бакчасында үтте. Бәйгедә барлыгы 11 конкурсант катнашты. Аларның алтысы Җәлил бистәсе балалар бакчаларыннан, өчесе - Сарманнан, Азалак белән Әхмәт авылы балалар бакчасыннан берәр конкурсант. Конкурста катнашучыларга 3 тур сынаулары аша үтәргә туры килде. Беренче турда кызлар үз-үзләре белән таныштырдылар: мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учакларында алып барган эшчәнлекләре, эш тәҗрибәләре турында сөйләделәр. Бу турда җиңү өчен конкурсантларга оригиналь булудан курыкмыйча,иҗади фикер йөртергә, оста итеп сөйли белүләрен күрсәтергә кирәк иде. Икенче турда балалар белән шөгыль, өченчесендә мастер класслар күрсәтелде. Болар инде тәрбиячедән яңа технологияләрне, федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен, сабыйларның яшь үзенчәлекләрен, психологияләрен белүне, аны эшчәнлектә уңышлы күрсәтүне, иң отышлы алымнарны башкалар белән дә уртаклашуны сорый торган төп сынаулар иде. Барлык сынаулар нәтиҗәсендә бәйгенең район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гыйләҗева Зөлфия Солтангангир кызы җитәкчелегендәге 7 кешедән торган мәртәбәле хөкемдарлар төркеме зона ара ярышларда катнашу өчен Сарман «Кояшкай» балалар бакчасыннан Гаделшина Ризида Роберт кызын, Җәлил бистәсенең 1нче санлы балалар бакчасыннан Мостафина Назилә Камил кызын һәм Җәлил бистәсенең 6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Миннәхметова Зөлфия Мансур кызын к билгеләделәр. Уңган кызларыбыз район данын республикакүләм конкурсның зона ара этабында яклаячаклар. Без барыбызда аларга зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев