Сарманлылар Дәүләт Советына депутатларны вакытыннан алда сайлый алалар

Срогыннан алда тавыш бирү - ул быелгы сайлауларның яңалыгы. 14 сентябрьдә прописка адресы буенча тавыш бирергә бара алмаучылар моны алдарак - 3 сентябрьдән 13 енә кадәр эшли ала. Ләкин гражданин алдан үз сайлау участогына барып, гариза язарга һәм анда срогыннан алда тавыш бирүенең сәбәбен күрсәтергә тиеш (отпуск, командировка, уку яки...

Срогыннан алда тавыш бирү - ул быелгы сайлауларның яңалыгы. 14 сентябрьдә прописка адресы буенча тавыш бирергә бара алмаучылар моны алдарак - 3 сентябрьдән 13 енә кадәр эшли ала. Ләкин гражданин алдан үз сайлау участогына барып, гариза язарга һәм анда срогыннан алда тавыш бирүенең сәбәбен күрсәтергә тиеш (отпуск, командировка, уку яки эш режимы, сәламәтлек буенча яки башка сәбәп). Сайлауларның тагын бер үзенчәлеге - тартмаларның үтәкүренмәлелеге. Татарстанга 5 мең стационар һәм 6 мең күчмә тартма кайткан. Районның территориаль сайлау комиссиясе "Сарман" кинотеатрында урнашкан.

Исегезгә төшерәбез, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау 14 сентябрьдә үтәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 28 июнь 2022 - 08:55
    Кәүҗияктә Раиф абыйның юбилеен бәйрәм иттеләр
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?