САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар чыршыны да үзләре ясый

Районда алтын куллы, фантазиягә бай кешеләр шактый. Ниләр генә ясамый да алар, ниләр генә уйлап чыгармый. Без, гадәттә, яңа ел алдыннан, мәш килеп, өйгә куярга чыршы, аның янәшәсенә кыш бабай эзлибез. Кибет, базарлардан әллә күпме суммаларга сатып алабыз. Беркөнне үзәктәге заправкага кергән идем, тәрәзә төбенә урнаштырылган чыршы белән кар бабайларны...

Районда алтын куллы, фантазиягә бай кешеләр шактый. Ниләр генә ясамый да алар, ниләр генә уйлап чыгармый. Без, гадәттә, яңа ел алдыннан, мәш килеп, өйгә куярга чыршы, аның янәшәсенә кыш бабай эзлибез. Кибет, базарлардан әллә күпме суммаларга сатып алабыз. Беркөнне үзәктәге заправкага кергән идем, тәрәзә төбенә урнаштырылган чыршы белән кар бабайларны күреп, "аһ" иттем. Чыршылар "дождик"тан эшләнсә, зур кар бабай -бер тапкыр кулланыла торган пластмасс стаканнардан, икенчесе - мамык салфеткалардан. "Матурмы, бар кеше соклана. Аны безнең хезмәттәшебез Флера Халикова ясады," - диләр заправка кызлары, горурланып. Афәрин, Флера!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев