САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарманлылар чыршыларны кисүгә каршы

    Яңа ел­ны кай­сы­быз гы­на би­зәл­гән чыр­шы­сыз кар­шы­лый икән? Ан­дый­лар, бул­са да, бар­мак бе­лән ге­нә са­нар­лык бу­лыр. Ә чыр­шы та­бу хә­зер авыр эш тү­гел, ба­зар­лар­да, ки­бет­ләр­дә аның җа­ның те­лә­гә­нен тәкъ­дим итә­ләр: ур­ман­нан яңа гы­на ки­сеп алып кай­тыл­га­нын да, ясал­ма­сын да, хәт­та чүл­мәк­тә үсә тор­ган­на­рын да. Бил­ге­ле, ясал­ма чыр­шы­лар бе­лән мә­шә­кать ким­рәк,...

    Яңа ел­ны кай­сы­быз гы­на би­зәл­гән чыр­шы­сыз кар­шы­лый икән? Ан­дый­лар, бул­са да, бар­мак бе­лән ге­нә са­нар­лык бу­лыр.

    Ә чыр­шы та­бу хә­зер авыр эш тү­гел, ба­зар­лар­да, ки­бет­ләр­дә аның җа­ның те­лә­гә­нен тәкъ­дим итә­ләр: ур­ман­нан яңа гы­на ки­сеп алып кай­тыл­га­нын да, ясал­ма­сын да, хәт­та чүл­мәк­тә үсә тор­ган­на­рын да. Бил­ге­ле, ясал­ма чыр­шы­лар бе­лән мә­шә­кать ким­рәк, ылы­сы да ко­е­лып ин­тек­тер­ми, бәй­рәм үт­кәч, җы­еп, са­вы­ты­на са­лып ку­я­сың һәм бер­ни­чә ел­га чыр­шы алу проб­ле­маң да оны­ты­лып то­ра.

    Ә ме­нә "те­ре" ур­ман гү­зәл­лә­рен исә те­лә­сә кай­дан са­тып ал­мас­ка ки­ңәш итә­ләр. "Россельхознадзор"ның республика бүлекчәсе белгече Әнисә Сәгыйтова сүзләренә караганда, алар ту­кы­ма­а­шар, мы­ек­лач коң­гыз һәм баш­ка шун­дый корт­кыч бө­җәк­ләр бе­лән за­рар­лан­ган бу­лыр­га мөм­кин икән. Мон­дый чыр­шы, на­рат­лар са­тып ал­ган­да, сер­ти­фи­кат­ла­рын со­рар­га ки­рәк. Ә бәй­рәм үт­кәч, күп­ләр га­дәт­лән­гә­нчә, бак­ча­га чы­га­рып утыр­тыр­га тү­гел, я ян­ды­рыр­га, я чүп ма­ши­на­сы­на таш­лар­га ки­ңәш ите­лә. Бу корт­кыч­лар баш­ка агач­лар­га күч­мә­сен өчен эш­лә­нә. Әгәр дә бу уңайдан сорауларыгыз булса, яисә ниндидер хилафлыклар белән очрашсагыз, 277-69-26 телефоны аша хәбәр итәргә була.

    Чыр­шы-на­рат­ны са­тып алу­га ка­ра­ган­да, ур­ман­нан ур­лап ки­сеп алып кай­ту­ны ку­лай кү­рү­че­ләр дә юк тү­гел. Мон­дый­лар­ны ур­ман­чы­лар шт­раф­лар кө­түе ту­рын­да ки­сә­тә.

    Мон­дый адым­нан бө­тен­ләй баш тар­тыр­га ки­рәк. Өс­тә­ве­нә, чыр­шы-на­рат бә­я­лә­ре шт­раф­лар ке­бек «теш­лә­ми» дә. Бәй­рәм өчен чыр­шы­лар­ны ур­ман­чы­лар мах­сус та үс­те­рә­ләр, ур­ман­нар­ны си­рәк­ләп тә ала­лар. Аз­на­кай ур­ман­чы­лы­гы­ның Сар­ман ур­ман учас­то­гы алар­ны кыйм­мәт бул­ма­ган бә­я­ләр­дән тәкъ­дим итә. Ур­ман мас­те­ры Аль­берт Ха­ков әй­тү­ен­чә, бер метр­га ка­дәр на­рат үсен­те­се ба­ры 200 сум то­ра. Метр ярым­лы­сын - 300, ике метр­га ка­дәр бул­га­нын - 350, ике метр ярым­лы­ны 400 сум­га а­лыр­га мөм­кин. Өч метр­га ка­дәр на­рат - 600, Биш метр­га ка­дәр­ле­се - 1100, ал­ты метр­га­ча - 1300, җи­де метр­га ка­дәр бул­га­ны 1500 сум то­ра. Ясал­ма чыр­шы алып, өй­дә ур­ман исе дә бул­сын, ди­сә­гез, чыр­шы­ның ас­кы бо­так­ла­рын гы­на да са­тып алыр­га бу­ла, алар 50 сум гы­на то­ра.

    Без www.sarman-rt.ru сайтындагы "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркемендә Яңа елга әзерлек уңаеннан сораштыру үткәргән идек. Анда 95 кеше катнашты. Аларның 40ы, ягъни 42 проценты: "Инде чыршы куйдым", - дип җавап бирделәр. Сораштыруда катнашучыларның унбер проценты - бүләк ала башладым, унтугыз проценты Яңа елга бөтенләй әзерләнмим, диләр. Егерме ике процент кеше исә: "Ник, Яңа ел җитәмени?" - дигән.

    Сүз уңаеннан

    Бер үсен­те кис­кән - ур­ман­ны боз­ган өчен 2578,3 сум шт­раф­ка ад­ми­нист­ра­тив шт­раф та өс­тәлә. Аны­сы 3000 сум­нан 3500 сум­га ка­дәр кү­ләм­дә са­лы­на.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: