САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманлылар өчен йөз матурлыгы гына әһәмиятле түгел

Теш­ләр ке­ше тор­мы­шын­да га­ять әһә­ми­ят­ле роль уй­ный­лар. Бу алар­ның са­ны, шу­лай ук сый­фа­ты ягын­нан ка­ра­ган­да да шу­лай. Бел­геч­ләр әй­тү­ен­чә, аку­ла­ның теш­лә­ре бер­ни­чә рәт һәм алар бер­ни­чә йөз бу­лыр­га мөм­кин. Шу­ның өс­те­нә аку­ла­ның те­ше за­рар­лан­са яки туз­са, аның уры­нын­да яңа­сы үсеп чы­га. Та­би­гать ке­ше­гә ка­ра­та мон­дый ук юмарт тү­гел. Ке­ше­дә теш­ләр...

Теш­ләр ке­ше тор­мы­шын­да га­ять әһә­ми­ят­ле роль уй­ный­лар. Бу алар­ның са­ны, шу­лай ук сый­фа­ты ягын­нан ка­ра­ган­да да шу­лай. Бел­геч­ләр әй­тү­ен­чә, аку­ла­ның теш­лә­ре бер­ни­чә рәт һәм алар бер­ни­чә йөз бу­лыр­га мөм­кин. Шу­ның өс­те­нә аку­ла­ның те­ше за­рар­лан­са яки туз­са, аның уры­нын­да яңа­сы үсеп чы­га. Та­би­гать ке­ше­гә ка­ра­та мон­дый ук юмарт тү­гел. Ке­ше­дә теш­ләр са­ны иң күп ди­гән­дә 32 бу­лыр­га мөм­кин, һәм ба­ла­лык яшен­нән чык­кан ке­ше­ләр­нең төш­кән, за­рар­лан­ган теш­лә­ре уры­ны­на яңа­сы үсеп чык­мый. Лә­кин һәр яшь­тә теш­ләр­нең әһә­ми­я­те бик зур. Бе­рен­че чи­рат­та - азык ка­бул итү­дә, икен­че­дән, сөй­ләм­не фор­ма­лаш­ты­ру­да. Теш­ләр шу­лай ук ке­ше пси­хо­ло­ги­я­се­нә, аның ор­га­низ­мы­ның эч­ке ха­лә­те­нә дә тәэ­сир итә­ләр.

Алар­ны ни­чек сак­лар­га соң? Дөнь­я­да иң киң та­рал­ган теш авы­руы - ка­ри­ес­ны ни­чек бул­дыр­мас­ка? Сак­лау­баш учас­ток хас­та­ха­нә­се теш та­би­бы Ил­шат Габ­дул­лин­ның ки­ңәш­лә­ре теш­ләр­не сә­ла­мәт сак­лар­га яр­дәм итәр дип уй­лый­быз.

- Һәр ун ке­ше­нең ту­гы­зы ка­ри­ес­ны ише­теп тү­гел, үзе ки­чер­гән­нән, үзе авыр­ган­нан бе­лә. Бил­ге­ле, аның ту­рын­да бик күп уй­дыр­ма­лар, ял­гыш фи­кер­ләр дә яши.

Бе­рен­че миф: ка­ри­ес бал­лы­ны күп аша­ган­нан ки­леп чы­га. Лә­кин ка­ри­ес бар­лык­ка ки­лү­дә уг­ле­вод­лар­ның ро­лен өй­рә­нү бу­ен­ча соң­гы тик­ше­ре­нү­ләр шу­ны күр­сәт­те: бө­тен хик­мәт - аша­ган­нан соң уг­ле­вод­лар­ның авыз ку­ыш­лы­гын­да күп­ме ва­кыт то­ру­ла­рын­да. Азык­ның вак ки­сәк­лә­ре теш­ләр ара­сын­да, лай­ла­лы тыш­ча­ның сыр­ла­рын­да, тел­дә ка­ла. Ши­кәр, тат­лы эчем­лек­ләр, шо­ко­лад һәм кай­бер кон­ди­тер эш­лән­мә­лә­ре тө­ке­рек бе­лән тиз эри­ләр һәм юы­лып чы­га­лар, ә ме­нә ик­мәк эш­лән­мә­лә­рен­дә, ит про­дукт­ла­рын­да һәм җи­ләк-җи­меш­тә бу­ла тор­ган кат­лау­лы уг­ле­вод­лар­га озаг­рак ва­кыт ки­рәк, шу­ңа кү­рә алар авыз ку­ыш­лы­гын­да ук тар­ка­ла баш­лый­лар. Бу про­цесс­та тө­ке­рек фер­мент­ла­ры гы­на тү­гел, мик­ро­ор­га­низм­нар да кат­на­ша. Алар бү­леп чы­гар­ган тар­ка­лу фер­мент­ла­ры ка­ри­ес бар­лык­ка ки­лү сә­бәп­лә­ре­нең бер­се бу­лып то­ра. Шу­ңа кү­рә аша­ган­нан соң авыз­ны чай­кар­га оныт­ма­гыз.

Икен­че миф: ка­ри­ес ул - теш­ләр­дә­ге ти­шек­ләр. Авы­ру­лар­ның кү­бе­се теш­лә­рен­дә ти­шек яки көч­ле авыр­ту бар­лык­ка кил­гәч ке­нә, та­биб­ка мө­рә­җә­гать итә­ләр. Чын­лык­та исә, ка­ри­ес­ның бе­рен­че бил­ге­лә­ре теш­тә ти­шек бар­лык­ка кил­гән­че үк кү­ре­нә­ләр. Теш­тә ял­ты­ра­вын югалт­кан учас­ток­лар бар­лык­ка ки­лә. Алар ачыг­рак төс­тә бу­ла­лар, кай­чак­та уа­лу­чан бу­лып то­е­ла­лар. Бу ин­де - ка­ри­ес. Бу ста­ди­я­дә теш­не бор­ма­ши­на­сыз, кон­сер­ва­тив ысул­лар бе­лән дә­ва­лар­га мөм­кин. Бу этап­та та­биб­ка мө­рә­җә­гать ит­мә­сә­гез, про­цесс ти­рән­гә­рәк ки­тә, теш эма­лен­дә чо­кыр бар­лык­ка ки­лә. Теш әле авырт­мый, әм­ма кай­нар, сал­кын, ачы ри­зык­лар аша­ган­да, рә­хәт бул­ма­ган той­гы бар­лык­ка ки­лә. Бу оч­рак­та теш­кә плом­ба ку­яр­га ки­рәк бу­ла.

Авыр­ту ур­та­ча һәм ти­рән ка­ри­ес бул­ган­да бар­лык­ка ки­лә. Нәкъ ме­нә шу­шы ста­ди­я­дә авы­ру та­биб­ка йө­ге­рә. Та­биб аңа кат­лау­лы плом­ба куя. Па­ци­ент аңа авыр­ту бар­лык­ка кил­гән­че үк мө­рә­җә­гать ит­сә, те­ше исән кал­ган бу­лыр иде. Ме­нә шу­ның өчен дә, теш авырт­ма­ган­да да, ел­га ике тап­кыр про­фи­лак­тик ка­рау үтәр­гә ки­рәк.

Өчен­че миф: сөт теш­лә­рен дә­ва­лау мәҗ­бү­ри тү­гел - ба­ры­бер тө­шә­чәк­ләр. Бу дө­рес тү­гел. Ба­ла­лар теш та­би­бы­на мө­рә­җә­гать итәр­гә ки­рәк. Сөт теш­лә­ре та­мыр­ла­ры та­ра­лу нә­ти­җә­сен­дә тө­шә­ләр. Бу ва­кыт ара­лы­гын­да һәр­ва­кыт сөт теш­лә­ре уры­ны­на чы­га тор­ган да­и­ми теш­ләр бу­ла. Әгәр сөт теш­лә­рен дә­ва­ла­ма­саң, ул ял­кын­сы­ну­га сә­бәп­че бу­лыр­га, да­и­ми теш­нең ва­кы­тын­да чы­гу­ы­на ко­ма­чау­лар­га, эмаль­нең җит­лек­мә­ве­нә, теш ярал­гы­сы­ның юк­ка чы­гу­ы­на ки­те­рер­гә мөм­кин.

Дүр­тен­че миф: сә­ла­мәт яки авы­ру теш­ләр - нә­сел­дән­лек проб­ле­ма­сы. Ягъ­ни теш­ләр әй­бәт икән, алар­ны җен­тек­ләп ка­ра­ма­саң да бу­ла, на­чар икән, ни­чек ке­нә ты­рыш­ма, ка­ри­ес бу­ла. Бу шу­лай ук дө­рес тү­гел. Нә­сел­дән­лек теш­ләр­нең сә­ла­мәт бу­лу-бул­ма­вын­да бер­ни­ка­дәр роль уй­ный-уй­на­вын. Лә­кин ка­ри­ес нә­сел­дән­лек­кә аз бәй­ле. Га­ди про­фи­лак­тик ча­ра­лар, па­ци­ент­ның әни­се­нең теш­лә­ре ях­шы­мы-тү­гел­ме икән­леккә ка­ра­мый­ча, ка­ри­ес­ны ки­сә­тер­гә яр­дәм итәр­гә мөм­кин.

Без­нең ил­дә ха­лык­ның 90 про­цен­ты ка­ри­ес бе­лән авы­рый, һәм ту­лы­сын­ча сә­ла­мәт теш­ле ке­ше юк.

Би­шен­че миф: авы­ру теш­не соң­гы мөм­кин­лек­кә ка­дәр дә­ва­лар­га яра­мый, иң ях­шы­сы - ал­ды­ру. Юк. Теш­не ал­ды­ру күр­ше теш­ләр­нең ак­рын­лап урын­на­рын­нан кү­чү­е­нә ки­те­рә. Бу то­ра-ба­ра тыш­кы кы­я­фәт­тә ча­гы­лыш та­ба­чак һәм азык­ны эш­кәр­тү­дә җит­ди проб­ле­ма­лар ту­ды­рыр­га да мөм­кин. Теш­не ал­дыр­гач, күр­ше теш­ләр урын­на­рын­нан күч­ми­чә ка­ла ал­мый­лар. Чөн­ки һәр теш­нең үзе­нең функ­ци­я­се һәм йөк­лә­мә­се бар. Шу­ңа кү­рә теш­не соң­гы мөм­кин­лек­кә ка­дәр дә­ва­лау ях­шы. Әгәр ал­ды­рыр­га ту­ры ки­лә икән, озак­ка суз­мый­ча, теш куй­ды­рыр­га ки­рәк.

Ал­тын­чы миф: сә­ла­мәт эмаль - ак эмаль. Бу да ял­гыш фи­кер. Ап-ак теш­ләр та­би­гать­тә, го­му­мән, бул­мый. Теш­ләр­нең тө­се ден­тин­га - теш­тә­ге сө­як мат­дә­се­нә бәй­ле һәм нә­сел­дән нә­сел­гә кү­чә. Иң нык­лы теш ту­кы­ма­ла­ры дип сар­гылт төс­тә­ге теш­ләр­не­ке са­на­ла.

Фор­сат­тан фай­да­ла­нып, бар­лык хез­мәт­тәш­лә­рем, кол­ле­га­лар­ны, үзем белән бергә эшләүче Назыйф Солтановны, Флера Мөхәммәтгәрәеваны һө­нә­ри бәй­рә­ме­без бе­лән тәб­рик итәм. Алар­га хез­мәт­лә­рен­дә уңыш­лар, имин­лек, га­и­лә бә­хе­те те­лим.

Ма­тур ел­ма­ю­ның се­ре нәр­сә­дә соң? Теш та­би­бы­на ел­га ике тап­кыр мө­рә­җә­гать итәр­гә ки­рәк. Теш­ләр­не сә­ла­мәт сак­лау өчен, ка­ри­ес­ны ва­кы­тын­да ачык­лау, ул азып кит­кән­че, "ак тап" ста­ди­я­сен­дә үк дә­ва­лау за­рур. Бу ста­ди­я­дә ка­ри­ес­ны тук­та­тып бу­ла һәм ул ал­га та­ба үсеш ал­ма­я­чак.

Теш та­би­бы­на да­и­ми кү­ре­неп то­ру па­ро­дон­тит ди­гән авы­ру­дан сак­ла­ныр­га да яр­дәм итә. Аның бе­рен­че бил­ге­се - теш чис­тарт­кан­да, теш каз­на­сы ка­нау. Икен­че­дән, теш­ләр­дә таш та бар­лык­ка ки­лә. Чәй­нек эчен­дә­ге юш­кын­ны күр­гә­не­гез бар­мы? Теш та­шы да шун­дый­рак бу­ла. Авыз ку­ыш­лы­гын ти­е­шен­чә, дө­рес ка­ра­са­гыз, теш ку­ны­гын һәм та­шын ва­кы­тын­да ал­ды­рып тор­са­гыз, па­ро­дон­тит үсә ал­ма­я­чак. Теш сел­ке­нә баш­ла­ган­чы йөр­сә­гез, дә­ва­лау кат­лау­лы һәм озак бу­ла. Мон­нан тыш, ке­ше­нең теш про­те­зы яки ко­рон­ка­сы бу­ла. Алар бе­лән дә да­и­ми кү­ре­неп то­рыр­га ки­рәк.

Халык фикере

Гө­лән­дәм Хәлиул­ли­на, Илек­саз авы­лы:

- Ил­шат Габ­дул­лин теш та­би­бы ке­бек үтә җа­вап­лы һәм неч­кә эш­не җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­ра. Теш куй­ган­да, аңа дә­ва­лау­чы та­биб та, ор­то­пед һәм скульп­тор да, рәс­сам, пси­хо­лог, хәт­та ар­тист та бу­лыр­га ту­ры ки­лә. Ты­рыш хез­мә­те өчен ул күп­сан­лы Мак­тау гра­мо­та­ла­ры бе­лән бү­ләк­лән­гән. Лә­кин иң мө­һи­ме: па­ци­ент­лар рәх­мә­те. Ан­дый­лар ту­рын­да "үз уры­нын­да уты­ра" дип әй­тә­ләр. Ил­шат Габ­дул­лин­ны баш­ка урын­да күз ал­ды­на ки­те­рү мөм­кин дә тү­гел. Та­биб бу­лып ту­ган, ди­яр­сең. Аның яр­дә­ме бе­лән теш­ле бу­лу шат­лыгы­на иреш­кән­нәр ра­йон ту­лы хә­зер. Һәр­чак шу­лай па­ци­ент­ла­рын сө­ен­де­реп тор­сын.

Ха­лы­ка­ра теш та­би­бы кө­не уңа­ен­нан (9 февраль) без Ин­тер­нет-кул­ла­ну­чы­лар ара­сын­да со­раш­ты­ру үт­кәр­гән идек. Лә­кин мо­ны ра­йон­ның теш та­биб­ла­ры хез­мә­те­нә бәя би­рү дип аң­ла­мас­ка ки­рәк. Со­раш­ты­ру ни­гез­дә та­биб­лар­ның Ин­тер­нет­тан кул­ла­ну­чы­лар ара­сын­да күп­ме па­ци­ент­ла­ры бар­лы­гын күр­сә­тә. Ә кай­сы­дыр та­биб­ны Ин­тер­нет­тан фай­да­лан­мау­чы өл­кән­нәр үз итәр­гә мөм­кин. Ха­тын-кыз­лар ара­сын­да ха­тын-кыз та­биб­ка ке­рер­гә ом­ты­лу­чы­лар­ның күб­рәк бу­луы да их­ти­мал. Ни­чек ке­нә бул­ма­сын, сан­нар­дан кү­рен­гән­чә, һәр та­биб­ның үз па­ци­ен­ты бар, һәм без ра­йон­ның бар­лык теш та­биб­ла­ры­на җа­вап­лы хез­мәт­лә­рен­дә ос­та­лык һәм са­быр­лык те­ли­без.

Теш табибы Тавыш бирүчеләр

Ра­вил Сә­лим­гә­рә­ев (Сар­ман) 95 (9.7%)

Ахи­яр Хәй­рул­лин (Җә­лил) 50 (5.1%)

Ро­за­лия За­ри­по­ва (Сар­ман) 264 (27%)

Па­мир Сте­па­нов (Җә­лил) 16 (1.6%)

Ил­шат Габ­дул­лин (Сак­лау­баш) 125 (12.8%)

Ал­су Шәй­мө­хәм­мә­то­ва (Сар­ман) 58 (5.9%)

Аль­би­на Зи­ат­ди­но­ва (Җә­лил) 126 (12.9%)

Зәй­тү­нә Мәр­да­но­ва (Сар­ман) 166 (17%)

Ру­зи­лә Гай­нет­ди­но­ва (Җә­лил) 21 (2.1%)

Ра­ян Са­би­ров (Сар­ман) 58 (5.9%)

Барлыгы 980

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев