Сарманлылар өчен яшь калуның ун сере
1. Туйганчы ашамагыз! 2500 калория урынына 1500 генә дә җитә. Шуның белән сез күзәнәкләргә ял бирерсез, активлыкларын арттырырсыз. 2. Меню яшькә карап төзелсен. Бавыр һәм чикләвекләрне даими кулланганда, утыз яшьлек хатын-кызларда беренче җыерчыклар соңрак барлыкка килер. Кырык яшьтән узганнарга бета-каротин файдалы. Илледән соң сөякләрне кальций, ә йөрәкне магний формада тота....
1. Туйганчы ашамагыз!
2500 калория урынына 1500 генә дә җитә. Шуның белән сез күзәнәкләргә ял бирерсез, активлыкларын арттырырсыз.
2. Меню яшькә карап төзелсен.
Бавыр һәм чикләвекләрне даими кулланганда, утыз яшьлек хатын-кызларда беренче җыерчыклар соңрак барлыкка килер. Кырык яшьтән узганнарга бета-каротин файдалы. Илледән соң сөякләрне кальций, ә йөрәкне магний формада тота. Кырыктан узган ирләргә селен бик мөһим. Ул стрессларны киметергә ярдәм итә. Селен бөердә һәм сырда күп. Илледән соң балык белән туклану йөрәкне һәм кан тамырларын ныгыта.
3. Үзегезгә ошаган эш табарга тырышыгыз!
Эшләмәгән кеше яшьтәшләреннән биш яшькә олырак күренә. Социологлар фикеренчә, кайбер профессияләр (мәсәлән, дирижер, философ, рәссам, рухани) яшьлекне сакларга булыша.
4. Тормышта үзегезгә пар табыгыз!
Мәхәббәт һәм ярату - картлыкка иң зур киртә. Атнасына ике мәртәбә мәхәббәт белән шөгыльләнү ундүрт яшькә яшәртә! Бу вакытта организмда эндорфин дип аталучы гормон (икенче төрле бәхет гормоны дип атала) эшләнә. Әлеге гормон иммун системасын ныгытырга булыша.
5. Һәрнәрсәгә үз фикерегез булсын.
Тормышка аек карашы булган кешене депрессия читләтеп уза.
6. Хәрәкәтләнегез!
Көнгә сигез генә минут спорт белән шөгыльләнү дә гомерне озынайта. Хәрәкәтләнгәндә, үсеш гормоннары "иреккә чыга" (30 яшьтән соң организмның әлеге гормонны эшләп чыгаруы бермә-бер кими).
7. Салкынча бүлмәдә йоклагыз!
17-18 градус җылылыкта йоклаган кешенең озаграк яшь булып калуы исбат-ланган. Моның сәбәбе организмдагы матдәләр алмашының һәм яшь үзенчәлекләренең тирә-як мохит температурасына бәйле булуында.
8. Үзегезне яратыгыз!
Үзегезне бик чикләргә тырышмагыз. Нинди дә булса тәмле әйбергә күзегез төште икән - ашагыз. Әгәр дә инде бик матур күлмәк яки сумка аласыгыз килсә - экономияләү турында баш ватмагыз.
9. Ачуыгызны эчегездә тотмагыз!
Кемгә дә булса борчуларын сөйләсә, бәхәсләшәсе, фикерләре белән уртаклашасы урынга, үз-үзен ашап, эчтән янып йөргән кешенең теләсә нинди авыруларга, ракка каршы торучанлыгы кими. Халыкара сорашып-белешү нәтиҗәләре буенча, рак белән авыручы респондентларның 64 проценты ачу-ярсуларын эчләрендә йөрткәннәр.
10. Баш миен эшләтегез!
Вакыт-вакыт кроссвордлар чишегез, акыл эшчәнлеген таләп иткән уеннар уйнагыз, чит телләр өйрәнегез. Калькуляторда гына санамагыз. Шулай баш миен эшләтү акыл эшчәнлеге кимүне тоткарлый, йөрәк, кан әйләнеше системасы һәм матдәләр алмашы эшчәнлеген активлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев