САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарманлылар өчен иң зур бәхет – якыннарының, туганнарының исән-сау булулары

    Узган атнада без "САРМАН: иң яңа хәбәрләр!" төркемендә "Сезнең өчен бәхет - нәрсә ул?" дигән сораштыру урнаштырган идек. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, безнең район халкы өчен иң зур бәхет - якыннарының, туганнарының исән сау булулары. Акчаны бәхет дип һәм үзен бәхетсез дип санаучылар саны бик аз. Сез бәхет турында уйланып утырган...

    Узган атнада без "САРМАН: иң яңа хәбәрләр!" төркемендә "Сезнең өчен бәхет - нәрсә ул?" дигән сораштыру урнаштырган идек. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, безнең район халкы өчен иң зур бәхет - якыннарының, туганнарының исән сау булулары. Акчаны бәхет дип һәм үзен бәхетсез дип санаучылар саны бик аз.

    Сез бәхет турында уйланып утырган арада без Гафифә Гаффарованың "Бәхет эзләргә" дигән хикәясенең өзеген тәкъдим итәбез. Аның дәвамын газетабызның 6, 8, 10, 12, 20 саннарында укый аласыз. Шуны да белеп торыгыз: "Бәхет эзләргә" хикәясенең дәвамы алдагы саннарда да булачак.

    Кү­ңел үт­кән­нәр­гә кай­та

    Ту­ган җи­рем, ди­сә­ләр, Гү­зәл­нең күз ал­ды­на чиш­мә, и­неш­лә­ре, әрә­мә һәм чә­чәк­ле тау­ла­ры бе­лән зәң­гәр күк ас­тын­да җә­е­леп яту­чы авы­лы ки­лә. Авыл­ны дүрт як­лап иген кыр­ла­ры, ә иген кыр­ла­ры ар­тын­да имән, ка­ен ур­ман­на­ры урап ала. Яз­ла­рын, аның инеш яр­ла­рын ту­ты­рып, та­шу­лар ага. Авыл ур­та­сын­да­гы әрә­мә­лек­тән ише­тел­гән кар­га­лар­ның моң-зар­ла­ры, сан­ду­гач­лар сай­равы ямь өс­те­нә ямь өс­ти. Гү­зәл­нең гам­ьсез, шат са­бый чак­ла­ры шу­шы яр буй­ла­рын­нан бәр­гә­лә­неп агу­чы боз­лар­га сок­ла­нып уз­ды. Ип­тәш­лә­ре бе­лән боз өс­те­нә учак ягу­лар, инеш яр­ла­ры­на сы­еш­мый­ча, үзән­лек­кә җә­ел­гән та­шу су­ла­рын­да кә­газь көй­мә­ләр агы­зу, кү­ңел­ләр­гә шат­лык бу­лып ура­ла. Ә җәй­лә­рен авыл урам­на­рын­нан яланаяк ту­зан туз­ды­рып ча­бып узу­ла­ры гы­на да җан­га рә­хәт­лек өс­ти. Ата на­зы­на су­сап үс­сә дә, авы­лы­ның чик­сез ма­тур­лы­гы, әни­се­нең йом­шак, җы­лы ку­е­ны, та­би­гать­кә га­шыйк ке­ше­ләр­дәй сок­ла­нып ка­рый бе­лүе ге­нә дә, са­бый кү­ңе­ле­нә төш­кән кү­лә­гә­ләр­не юып таш­ла­ган­дай итә. Шу­ның өчен ул үзен бә­хет­ле тоя, һәр көн­не ди­яр­лек әни­се­нең эш­тән кай­ту­ын са­быр­лы­гы бе­теп кө­теп ала. Ти­з­рәк аңа сы­е­на­сы, ко­чак­лап үбә­се, кө­не буе җы­ел­ган яңа­лык­ла­рын түк­ми-чәч­ми сөй­ли­се ки­лә. Тик әни­се ге­нә арып-та­лып, ко­яш ур­ман ар­ты­на тө­шеп йок­лар­га ят­кач, кич бул­гач кы­на кай­та. Гү­зәл, ко­д­рә­тен­нән кил­сә, ул ко­яш­ны әл­лә кай­чан тә­гә­рә­теп тө­ше­рер иде. Әни­се­нең вак-тө­як эш­лә­ре бе­тү­ен сак­лап, аяк ас­тын­да ура­лып йөр­гән кы­зый, җай чы­гу­га, аның ал­ды­на ук ме­неп уты­ру ягын ка­рый. Хә­ер, әни­се дә озак көт­тер­ми. Бет­мәс-тө­кән­мәс эш­лә­рен бер кы­рый­га куя да, та­мак ял­гап алу­га, күп­тән сыр­па­ла­нып утыр­ган кы­зы­ның йом­шак ка­ра чәч­лә­рен­нән сый­пый-сый­пый, үзе­нең ерак­та, то­ман ар­тын­да кал­ган са­бый ча­гын, авыр үт­кән­нә­рен сөй­ли...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: