САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар өчен "ак хезмәт хакы" алу мөһим

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе яшәү минимумыннан һәм хезмәт хакының минималь күләменнән ким иминият взносы түләүчеләрне ачыклау эшләре алып бара. Взносны тулысынча түләмәүче оешма җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр муниципаль район администрациясе каршындагы тормыш шартларын яхшырту һәм керемнәрне легальләштерү оешмаара комиссия утырышларында каралачак. Шулай ук хезмәт хакын конвертта түләү очраклары...

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе яшәү минимумыннан һәм хезмәт хакының минималь күләменнән ким иминият взносы түләүчеләрне ачыклау эшләре алып бара.

Взносны тулысынча түләмәүче оешма җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр муниципаль район администрациясе каршындагы тормыш шартларын яхшырту һәм керемнәрне легальләштерү оешмаара комиссия утырышларында каралачак. Шулай ук хезмәт хакын конвертта түләү очраклары салым оешмалары каршындагы комиссия утырышларында да каралачак.

"Түбән хезмәт хакыннан күчерелгән иминият взносы пенсия күләмен киметә. Конвертта түләнгән хезмәт хакы пенсия хисаплаганда исәпкә алынмый. Менә ни өчен "ак хезмәт хакы" алу мөһим", - диде Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Имамов.

Реклама

2014 елның 1 октябренә кадәр комиссия утырышларында тыңланган иминият взносы түләүчеләрнең 35,7% ы сатуда, 11,2% ы төзелештә, 11% ы күчемсез милек, төрле хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр, 8,6 % ы коры җир транспорты, 8,2% ы кунакханә һәм ресторан, 6,3% ы реклама, 6,1% ы җитештерү өлкәсендә, 12,9% ы башка төрдәге экономик өлкәләрдә эшли.

Әгәр эш бирүче сезнең пенсия хокукларын боза икән Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсенең "конверттагы хезмәт хакы" дигән 8-(843)279-24-40 ышаныч телефонына шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X