САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар бу имеш-мимешләргә бик ышанып бетмиләр

Яшь җырчы Гөлназ Асаева турында соңгы арада нинди генә имеш-мимешләр ишетелми. Инде Радик Юльякшинга "кияүгә биреп" туктадылар шикелле. Тик күптән түгел генә кайбер матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә Гөлназ белән бәйле тагын бер вакыйга калкып чыкты: имеш, җырчы төнге клубта сугышкан. "Төнге клубта сугышып йөргән" дигән хәбәрне уку белән үк, төн...

Яшь җырчы Гөлназ Асаева турында соңгы арада нинди генә имеш-мимешләр ишетелми. Инде Радик Юльякшинга "кияүгә биреп" туктадылар шикелле.

Тик күптән түгел генә кайбер матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә Гөлназ белән бәйле тагын бер вакыйга калкып чыкты: имеш, җырчы төнге клубта сугышкан.

"Төнге клубта сугышып йөргән" дигән хәбәрне уку белән үк, төн уртасында Гөлназга шалтыратып, бу хәлне аңлатып бирүен сорадым. Ул кычкырып көлеп җибәрде. Баксаң, ул вакыйга чамадан тыш күпертелгән икән. Пиар, ягъни. Әйе, төнге клубка барган, әмма бөтен дөнья сөйләрлек тәртипсезлек кылмаган. Ул имеш-мимешләргә көенмим инде, чөнки хәзер заманы башка. Бүгенге көн өчен ул гадәти күренеш. Безнең чорда башкача иде. Мин Фәдис белән яши башлаганда: "Кеше нәрсә әйтер икән?" - дип, куркып йөри идем. Ә хәзер кысаларга сыймаган әйберне, киресенчә, күтәреп алып, пиар ясыйлар.

http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/25871-gөlnaz-asaevanyiң-әnise-balanyiң-bashyinda-bulmasa-kүpme-aңlatsaң-da-akyilyi-artmayachak.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев