САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар балалар карау чорын яңадан исәпләтеп карау өчен чикләнмәгән вакыт эчендә мөрәҗәгать итә алалар

Моңынчы пенсия хисаплаганда 1,5 яшькә кадәр бала карау чоры стажга керсә, хәзер бу чорны иминиятләнмәгән чорга алмаштырырга һәм пенсия балларында исәпләтергә була. Яңадан исәпләгәндә стажның коэффициенты кимү нәтиҗәсендә кайбер пенсионерның пенсиясе 3 тиенгә, кайберсенең 5 сумга, кайсы беренең 200 сумга артырга мөмкин. Күп очракта әлеге яңадан исәпләтү бөтенләй кирәкми, чөнки...

Моңынчы пенсия хисаплаганда 1,5 яшькә кадәр бала карау чоры стажга керсә, хәзер бу чорны иминиятләнмәгән чорга алмаштырырга һәм пенсия балларында исәпләтергә була.

Яңадан исәпләгәндә стажның коэффициенты кимү нәтиҗәсендә кайбер пенсионерның пенсиясе 3 тиенгә, кайберсенең 5 сумга, кайсы беренең 200 сумга артырга мөмкин. Күп очракта әлеге яңадан исәпләтү бөтенләй кирәкми, чөнки ул пенсиянең күләме кимүгә китерә.

Пенсияне яңадан исәпләтү барлык пенсионерларга да файдалы түгел, ул гражданинның пенсиясе исәпләнүче шәхси исәп күрсәткечләренә бәйле.

Вакытыннан алда, ягъни тиешле еллар хезмәт иткән өчен пенсия алучылар стажны баллга алмаштыру нәтиҗәсендә алдан пенсиягә чыгу хокукын югалтырга мөмкиннәр, чөнки бу чор өстенлекле стаждан алынып ташлана.

2015 елдан башлап пенсия исәпләнгән пенсионерларга Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки аларга пенсия билгеләгәндә иң файдалы вариант сайлап алынган инде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, һәрбер очрак аерым, бертөсле була алмый. Шулай ук бер, яки ике баласы булганнарга әлеге яңадан исәпләүнең файдалы булуы шикле. Балл белән исәпләгәндә стаж кими, шул исәптән авыл хуҗалыгында һәм тиешле еллар хезмәт иткән өчен дә. Яңадан исәпләү вакытында пенсия кимесә, әлеге варианттан баш тарту турында карар чыгарыла һәм пенсия күләме үзгәрми.

Яңадан исәпләүгә гариза белән мөрәҗәгать итү вакыты чикләнмәгән. Гаризаны Пенсия фондының клиентлар белән эшләү бүлегендә чират торып та, алдан кабул итүгә язылып та бирергә була.

Гариза бирү өчен үзең белән паспортыңны һәм балаларның паспорт алулары турында билге куелган туу турында таныклыкларын алып килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев