САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар ана капиталын инвалид балаларны җәмгыяткә социаль яктан яраклаштыру өчен тота алачаклар

2016 елдан башлап ана капиталы сертификатына ия булган гаиләләргә инвалид балаларны җәмгыятькә социаль яктан яраклаштыру өчен товарлар алырга һәм хезмәт күрсәтүгә тотарга рөхсәт ителә. 2016 елның 1 январеннән көченә керүче әлеге канунны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган. Канун нигезендә ана капиталы акчаларын медицина социаль экспертизасы билгеләгән аерым реабилитация программасы...

2016 елдан башлап ана капиталы сертификатына ия булган гаиләләргә инвалид балаларны җәмгыятькә социаль яктан яраклаштыру өчен товарлар алырга һәм хезмәт күрсәтүгә тотарга рөхсәт ителә. 2016 елның 1 январеннән көченә керүче әлеге канунны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган.

Канун нигезендә ана капиталы акчаларын медицина социаль экспертизасы билгеләгән аерым реабилитация программасы нигезендә инвалид балаларны җәмгыятькә социаль яктан яраклаштыру өчен Россия Федерациясендә рөхсәт ителгән товарлар һәм хезмәтләр өчен кулланырга рөхсәт ителә.

Россия Федерациясенең "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яктан яклау" кануны нигезендә ана капиталы акчаларын инвалидларга исемлектә каралган федераль бюджет аша бирелүче медицина ярдәме күрсәтү, реабилитацияләү һәм хезмәт күрсәтү техник чаралары алу өчен тотылган чыгымнарны каплау рөхсәт ителмәячәген билгеләп үтәргә кирәк.

Шул ук вакытта ана капиталы акчаларына инвалид балаларны җәмгыяткә социаль яраклаштыру өчен алынган товарлар һәм хезмәтләр җыелмасын Россия Федерациясе Дәүләте билгели.

Рөхсәт ителгән товарларны алу сату-алу килешүләре яки товар һәм касса чеклары, яисә товар алу турында башка документлар белән расланырга тиеш. Товарның алынганлыгы Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимиятенең социаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшләүче вәкиле төзегән акт белән раслана.

Инвалид балага хезмәт курсәтү хезмәт күрсәткәнлеккә килешү белән расланырга тиеш. Килешү канунга туры китереп оешма яисә шәхси эшмәкәр белән төзелергә мөмкин.

Ана капиталын уллыкка алган инвалид балаларны социаль яктан яраклаштыру өчен дә тотарга мөмкин.

Россия Федерациясе Пенсия фонды ана капиталы сертификаты ияләреннән гаризаларны алынган хезмәтләрне һәм товарларны раслаучы документлар нигезендә инвалид балаларны җәмгыятькә яраклаштыруга кирәкле хезмәтләр, товарлар исемлеген һәм әлеге товарларны, хезмәтләрне алу кагыйдәләрен раслаганнан соң кабул итә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев