САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар сатып алмый түзә аласызмы?

27 ноябрьдә Бөтендөнья сатып алудан баш тарту көне билгеләп үтелә. Күп кенә илләрдә, чамадан тыш күп әйбер сатып алуның куркыныч күренеше булуы турында кисәтеп, тәүлек әйләнәсенә барлык төр әйберләр сатып алудан баш тарталар. Бу көнне билгеләп үтү идеясен 1992 елда чыгышы буенча Эстониядән булган Канада журналисты Калле Ласн биргән. Аның...

27 ноябрьдә Бөтендөнья сатып алудан баш тарту көне билгеләп үтелә. Күп кенә илләрдә, чамадан тыш күп әйбер сатып алуның куркыныч күренеше булуы турында кисәтеп, тәүлек әйләнәсенә барлык төр әйберләр сатып алудан баш тарталар.

Бу көнне билгеләп үтү идеясен 1992 елда чыгышы буенча Эстониядән булган Канада журналисты Калле Ласн биргән. Аның фикеренчә, финанс кризисларының сәбәбен базар мөнәсәбәтәрен көйли алмауда түгел, ә кирәгеннән артык һәм уйламыйча куллануда эзләргә кирәк. Бу көнне хуплау акцияләре 60тан артык илдә уздырыла, тик Россия әлегә аңа кушылмаган. Акцияләр эре сәүдә йортларында тыныч демонстрацияләр һәм АКШта яшәүчеләр Мексикада яшәүчеләргә караганда - биш тапкыр, кытайлыларга караганда - ун, һиндлыларга караганда, утыз тапкыр күбрәк товар сатып алалар, дигән роликлар күрсәтү белән уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев